16 декабрь 2016 яңалыклары
-
16 декабрь 2016 - 13:11Әлки районындагы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты киләсе елда киңәеп, тагын 20 кеше кабул итәчәкЮхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты киләсе елда зураерга тора. Биредә хәзер 50 кеше тәрбияләнсә, ул тагы 20 кешегә артачак. Моның өчен интернатта зур ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Өлкәннәр йорты белән Юхмачы участок хастаханәсе бер бинада урнашкан. Шулай килеп чыга - хастаханәгә бирелгән хәйран гына мәйдан күп еллардан бирле файдаланылмый тора....
-
16 декабрь 2016 - 11:18Әлки районында парикмахер Наталья Крайнова өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләргә бушлай хезмәт күрсәтәРайон үзәге парикмахеры Наталья Крайнова Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына әледән-әле барып, анда тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтә. Әле декабрь башында булган инвалидлар декадасында да ул 20 әби-бабайның чәчләрен кисеп, прическалар ясап кайткан. "Натальяның һәр килүен безнекеләр көтеп алалар, аны шатланып каршылыйлар", ди интернат хезмәткәре Татьяна Клянина. Наталья моны бернинди түләүсез, күңеле...
-
16 декабрь 2016 - 11:16Әлки районы ДЮСШ тренерлары район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләндеЯшь буынны тәрбияләүдәге казанышлары, намуслы хезмәтләре, районда физкультура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Рамис Вафин һәм бу мәктәпнең көрәш буенча тренеры Илдар Әхмәров район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
16 декабрь 2016 - 11:15Бер төркем әлкилеләр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүләкләренә ия булдыСентябрь аенда узган Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек эшләрендә һәм үткәрүдә куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем райондашларыбызга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүләкләре тапшырылды. Район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Анастасия Смышляева Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Вайыс Даутов һәм 717 нче Базарлы Матак...
-
16 декабрь 2016 - 09:06Әлки районында яшәүчеләр Кыш бабайдан тынычлык, сәламәтлек сорыйЯңа ел - россиялеләрнең иң яраткан бәйрәме. Аны олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп ала. Әле бит һәммәбез Яңа елдан могҗизалар көтәбез. Кыш бабайга, аның бүләкләр алып киләсенә дә чын күңелдән ышанасы килә. Кыш бабай димәктән, ул ноябрь аенда ук "туган шәһәре" Великий Устюгтан ил буйлап бәйрәм сәяхәтенә кузгалган...
-
16 декабрь 2016 - 08:35Әлки районыннан Регина һәм Руслан Нуретдиновлар билбау көрәше буенча Россия чемпионнары булдыларБазарлы Матактан Регина Нуретдинова һәм Руслан Нуретдинов билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышында чемпион исемен алдылар. Алар 8-10 декабрь көннәрендә билбау көрәше буенча Түбән Камада узган Бөтенроссия ярышында алтын медальләр яуладылар. Регина белән Руслан икесе дә тагын бер мәртәбә спорт мастерлыгына кандидат нормаларын үтәделәр.Әлеге бәйгедә шулай ук Татар Мулла авылыннан Алия...