Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләр Кыш бабайдан тынычлык, сәламәтлек сорый

Яңа ел - россиялеләрнең иң яраткан бәйрәме. Аны олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп ала. Әле бит һәммәбез Яңа елдан могҗизалар көтәбез. Кыш бабайга, аның бүләкләр алып киләсенә дә чын күңелдән ышанасы килә. Кыш бабай димәктән, ул ноябрь аенда ук "туган шәһәре" Великий Устюгтан ил буйлап бәйрәм сәяхәтенә кузгалган...

Яңа ел - россиялеләрнең иң яраткан бәйрәме. Аны олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп ала. Әле бит һәммәбез Яңа елдан могҗизалар көтәбез. Кыш бабайга, аның бүләкләр алып киләсенә дә чын күңелдән ышанасы килә. Кыш бабай димәктән, ул ноябрь аенда ук "туган шәһәре" Великий Устюгтан ил буйлап бәйрәм сәяхәтенә кузгалган иде. Россиянең Төп Кыш бабае үткән атнада республикабыз башкаласы Казанда да булып китте.

Күп балалар хәзер Кыш бабайдан үзләре теләгән бүләкләрне сорап хатлар язалар. Һәм бит күп очракта Яңа ел "тылсымчысы" әлеге күчтәнәчләрне чыршы төбенә "китереп тә куя".

Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?

Зинаида Кутузова, пенсионер, Юхмачы авылы:

-Теләкләрне чынга ашыру кодрәте булса, Кыш бабайдан сәламәтлек сорар идем. Кеше өчен иң мөһиме саулык бит. Үземнең күзләрем начар күрә шул. Ике тапкыр операция дә ясаттым. Инде бит яшем дә шактый - сигез дистәне тутырдым. Авырлыкларны да байтак күрергә туры килде. Пенсия яшенә дә җитмәгән улым авырып үлеп китте. Берничә ел элек бабаем да бакыйлыкка күчте. Шөкер, күршедә генә гаиләсе белән улым яши. Алар мине ялгыз калдырмыйлар, гел хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Оныгым да бик булыша. Ә тормыш бик матур, кибеттән җаның теләгәнне алырга була, өйдә бөтен уңайлыклар бар, пенсия килеп тора. Яңа ел да иминлек алып килсен иде.

Камил Хәйруллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

-Кыш бабайдан илгә-көнгә тынычлык алып килүен сорар идем. Дөнья бигрәк тынычсыз бит. Көн туды исә, нинди дә булса борчулы хәбәр. Тагын бер зур теләгем: кешеләр сәламәт булсын, беркемне дә авыру-сырхаулар борчымасын. Үземнең профессиональ эшчәнлегемә бәйләп, районда, республикада, гомумән, бөтен җирдә эпизоотик вәзгыятьнең имин булуын бик телим. Гади телгә күчереп әйтсәк, бу хайваннар арасында йогышлы һәм бүтән чирләр булмасын, дигән сүз. Быел бу җәһәттән байтак хәвефләнергә туры килде. Җәен илнең төньягында себер түләмәсе баш калкытты, аннан Чуаш республикасында, күрше Нурлат районында дуңгызларда африка чумасы табылды. Соңгы вакытта терлекләрдә нодуляр дерматит дигән зәхмәт сагаерга мәҗбүр итте. Без бар тырышлыгыбызны малларда әнә шундый авыр чирләрне кисәтүгә юнәлдерәбез. Ә бит "Медицина - кешене, ветеринария бөтен кешелекне дәвалый" дигән сүз бар. Кеше сәламәтлеге хайваннар дөньясындагы иминлек белән турыдан-туры бәйле. Терлекчелек продукциясенең чисталыгы, зарарсызлыгы кеше сәламәтлегенә дә йогынты ясый. Кыскасы, эчәр суыбыз да, сулар һавабыз да, ашар ризыгыбыз да, туфрагыбыз да чиста, имин була күрсен.

Минем төрле яшьләрдәге дүрт оныгым үсеп килә. Аларга Яңа ел бүләкләре әзерләү, сабыйларның Кыш бабайга чын күңелдән ышануларын, күчтәнәчләргә сөенүләрен күрү бәйрәмебезне тагын да күңеллерәк итә. Барлык сабыйларга матур киләчәк алып килсен Яңа еллар.

Татьяна Краснова, Борискинода ФАП мөдире, Садиково авылы:

-Һәр кешегә теләгәнен алып килсен иде Кыш бабай. Иң мөһиме - бөтен кеше сәламәт булсын. Үзем шул өлкәдә хезмәт куйгач, сәламәтлекнең никадәр кадерле булуын бик яхшы аңлыйм. Гаиләбезгә тигезлек, бәхет, әти-әниләргә озын гомер телим. Олы кызыбыз Казанда укый, ул Кыш бабайдан имтихан-зачетларда яхшы билгеләр булуын сорыйдыр. Уртанчы кызыбыз "Мин планшет сорар идем", ди. Ә киләсе елга беренче сыйныфка барасы төпчек улыбыз китаплар, "Азбука", "Пропись" дәфтәрләре кирәксенә. Авылда хәзер яшәү шартлары елдан-ел яхшыра бара. Безнең кечкенә авылыбызга да асфальт килде. Борискинода да, Садиковода да яшьләр байтак, гаиләләр коралар, балалар туып тора. Ике авылда бүген 105 бала исәпләнә. Терлек-туар асрап, мул тормышта яши халык. Кыш бабай ярдәм итмәсме, авылыбызда бер проблема бар. Садиковода су трассасы да, башня да бик иске, шуңа кышкы салкыннарда еш кына су туңа. Киләсе елда беренче чиратта әнә шул мәсьәлә хәл ителсен иде.

Анатолий һәм Раиса Журавлевлар, Түбән Кәчи авылы:

-Бөтен кешегә сәламәтлек алып кил, Кыш бабай. Саулык булса, калганын эшләп алырга була. Хәер, сәламәт булыр өчен беренче чиратта үзеңә тырышырга кирәк. Без үзебез сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышабыз. Майлы, кыздырган, ысланган әйберләр ашамыйбыз. Артык майлы дип, дуңгыз итен кулланмыйбыз, бозау итенә өстенлек бирәбез. Табыныбыздан яшелчәләрне, җиләк-җимешне бер дә өзмибез. Күп нәрсәне үз бакчабызда үстерәбез. Кара карлыганны, җиләкләрне суыткычта туңдырып куябыз. Болай эшләгәч, аларның витаминнары саклана, кышын рәхәтләнеп сыйланасың. Саф һавада күбрәк булу, хәрәкәтләнү, физик эш белән шөгыльләнү дә сәламәтлек өчен бик файдалы бит. Авыл кешесенә эш җитәрлек инде анысы. Без үзебез дә сыер, бозау асрыйбыз. Сөтбикәбездән һич тә аерыласы килми. Табыныбыз да сыйлы, үзебездән арткан сөтне сатабыз да. Шулай студент оныгыбызга булышабыз. Аллага шөкер, өч балабыз да гаиләле, безне сөендереп кенә торалар.

Тормыш имин, иген уңышлары мул булсын, бер генә йортка да кайгы-хәсрәт килмәсен яңа елда. Бу матур дөньяда дус-тату булып, шатланып яшик!

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев