20 декабрь 2016 яңалыклары
-
20 декабрь 2016 - 13:05Балалар бакчаларына – Хәйруллин Хәйрия фондыннан яңа уенчыкларРоссия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул иткәндә сайлаучылар аңа бик күп төрле сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларның һәркайсын хәл итү юллары табыла. Күп мәсьәләләр Хәйруллин Хәйрия фонды ярдәмендә хәл кылына. Халыкны кабул итүләрдән соң Айрат Хәйруллин журналистларга болай дип сөйләгән иде: "Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар...
-
20 декабрь 2016 - 12:16Әлки районы Борискино авылында урамнарны үз тракторлары белән чистарталарБорискино авыл җирлегендә урам юлларын кардан үз тракторлары белән чистартып торалар. Грантка отып алынган тракторда Михаил Свежов эшли. Ул кар-бурналы көннәрдә төнгә кадәр көртләрне төрттерә. Трактор өчен җаваплылык тоеп эшли Михаил, зыкы салкыннарда дивгателе туңмасын дип тәүлек әйләнәсе карап тора, төннәрен дә эшләтеп ала.
-
20 декабрь 2016 - 12:12Әлки районы каратэчылары Россия кубогы призерлары18 декабрьдә Казанда кекусин каратэ буенча шихан А Бругельманс истәлегенә багышланган Россия кубогына ярышларда Иске Хурада авылыннан өч үсмер катнашты. 60 кг га кадәрле үлчәүдә 14-15 яшьлекләр арасында Данил Яганев икенче, Андрей Яганев һәм Илья Кузнецов өченче урыннарны алдылар. Яшь каратэчыларның җитәкчесе Евгений Яганев, тренерлары Юрий Белов.
-
20 декабрь 2016 - 06:25Әлки районы суды кыйнап ир-атны талаган өчен (разбой) 49 яшьлек хатынны алты елга ирегеннән мәхрүм иттеРайон суды Чуаш Кичүе авылында яшәүче 49 яшьлек Алсу Садыйковага карата җинаять эшен карады. Әлеге хатын исерек хәлдә, буш шешә белән "коралланып", акчасын талар өчен ир-атка һөҗүм итә. Ярты литрлы аракыдан бушаган шешә белән ул берничә мәртәбә ирнең башына суга. Нәтиҗәдә ирнең башы каты яралана, сәламәтлегенә авыр зыян килә. Шул...
-
20 декабрь 2016 - 05:58Әлки районы судында наркотик матдәне законсыз саклаган өчен 43 яшьлек ир-ат хөкем ителдеБыел 23 августта оператив-тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре Базарлы Матакта яшәүче 43 яшьлек Сергей Шубин өеннән наркотик матдә - мәк саламы табып алдылар. Тикшерү барышында ачыкланганча, Сергей Шубин июль аенда мәк үсентесенең "җимеш кувшинын" сабаклары белән бергә үз бакчасыннан җыеп кергән. Ул аларны картон капка салып киптергән һәм барлыкка килгән...