30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлки районыннан Андрей Яганев каратэ буенча Казан беренчелегендә өченче урынны алды
Иске Хурада авылыннан Андрей Яганев киокусинкай-каратэ буенча Казан шәһәре беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. "Дуслык кубогы" исеме астында узган әлеге бәйгедә ул 30 килограммга кадәр авырлыктагы 8-9 яшьлек малайлар арасында өченче урынны алды. Андрейны ярышларга Евгений Яганев әзерләде.
-
Әлки районының Татар Төгәлбәе авылында күп балалы гаилә яшәгән йорт янды
Ут-күздән сакла, ходаем… Әбиләр, әниләр дога кылган саен шушы теләкне әйтми калмыйлар иде. Янгын - бернине дә аямый торган куркыныч афәт шул. Үткән җомгада Татар Төгәлбәе авылында яшәүче күп балалы Сәхиповлар гаиләсенә шундый каза килде. Алар яшәгән өйдә ут чыгып, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала үстерүче гаилә йорт-җирсез калды. Янгын көндезге...
-
Әлки районында үткән атнада 37 кеше ОРВИ белән чирләп киткән
Районда грипп белән авыручылар юк. Ә менә сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр арта бара. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, үткән атнада ОРВИ билгеләре белән табибларга 37 кеше мөрәҗәгать иткән. Чирләүчеләрнең 32 се - балалар. Ә ел башыннан бирле сулыш юллары вируслы инфекциясе белән авырган 90...
-
Әлки районы бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән
Үткән атнада район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән. Ул гаиләдә икенче бала.