Әлки районы Абдул Салман авылына 220 ел
Татар энциклопедиясендә (1-том,20 нче бит) Абдул Салманга 17нче гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. Мәсәлән, 1678елгы халык санын исәпкә алган документларда ,,Малый Салман" аталган
5 йортлы авыл теркәлгән. Салман елгасына уң яктан, Кече Салман диеп аталучы инеш кушыла. Ике...