Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында террорлыкны һәм экстремизмны кисәтү чаралары билгеләнде

Әлки районында террорлыкка каршы тору район комиссиясенең утырышы булып үтте.

Утырышта террорчылар һөҗүм итү куркынычы булган объектларны саклауны ышанычлырак итү турында Әлки районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Вячеслав Яковлев сөйләп үтте. Ул шулай ук террорчылык идеологиясенә тиз бирешергә мөмкин булган кешеләр белән нинди эш алып барылуы турында мәгълүмат бирде.

Комиссия утырышында район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм район благочинные Андрей Зиньков төрле диндәге яшьләр арасында каршылыкларны ничек булдырмый калу хакында фикерләре белән уртаклаштылар. Апак, Иске Камка һәм Гарга авыл җирлдекләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү белән ничек шөгыльләнүләрен шушы җирлек башлыклары сөйләп бирде. Утырышка куелган мәсьәләләр буенча комиссия әгъзалары кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев