Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 28 август 2017 яңалыклары

    • 28 август 2017 - 13:00
      Әлки районы юлларында “Тоннель” операциясе
      Юлларда аварияләрне киметү максатында Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы бүлекчәсе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрә. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләренең кайбер төрләрен бозучыларны, әйтик, транспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне, хәрәкәт вакытында җәяүлеләргә өстенлек бирмәүчеләрне, транспортта балаларны йөртү, пассажирларны йөртү таләпләрен үтәмәүчеләрне һ.б. ачыклау буенча автомобиль йөртүчеләрнең күбесе тикшереләчәк.
      481
      0
      0
    • 28 август 2017 - 12:59
      Әлки районында 90 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды
      Район кырларыннан көн саен 4 мең тонна яңа уңыш икмәге суктырылып амбарларга, элеваторга озатыла. Урак башыннан 90 мең тонна ашлык суктырып алынган. Район басуларында бүген 80 бөртек суктыру комбайны эшли. Алар һәр көнне уртача 1400 гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алалар. Бүген бөртеклеләрнең 70 проценты суктырып алынды инде. Ә "Кызыл Шәрык-Агро"ның...
      456
      0
      0
    • 28 август 2017 - 12:06
      Әлкилеләргә Республика көненә бүләк – иң заманча шартлар тудырылган акушерлык-гинекология бүлеге эшли башлады
      -Мин бу бәби тудыру йортында өч баламны таптым. Ходай насыйп итсә, дүртенчесен дә үзебезнең хастаханәдә табачакмын. Күреп торам, бәби тудыру бүлеге танымаслык булып үзгәргән. Биредә әниләр һәм нарасыйлар өчен барлык шартлар да тудырылган,-дип сөйләде Югары Әлки авылыннан укытучы Гөлназ Сәлахова район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге бинасын ремонттан соң ачу тантанасында....
      556
      0
      0
    • 28 август 2017 - 07:13
      Әлки районында бу атнада күп төрле бәйрәм чаралары оештырыла
      Бу атнада бик күп бәйрәмнәр билгеләп үтәчәкбез. Бүген аларга ныклы әзерлек бара. Иртәгә, 29 августта, районның барлык мәдәният учреждениеләрендә Республика көненә багышланган чаралар узачак. Ә 30 августта район үзәгендә күп төрле бәйрәм чаралары, шулай ук ярминкә үткәрү күздә тотыла. 30 августта район гармунчылары "Уйнагыз, гармуннар!" республика бәйрәменә чакырылган. 1 сентябрьдән...
      444
      0
      0
    • 28 август 2017 - 05:57
      Әлки районында үткән атнада 10 чит ил кешесе миграция исәбенә куелган
      Районда үткән атнада 10 чит ил кешесе миграция исәбенә куелган. Аларның сигезе -Үзбәкстаннан, берәр кеше Әзербәйҗаннан һәм Грузиядән килгәннәр. Чит ил гражданнары безгә нигездә эшкә дип килә.
      478
      0
      0
    • 28 август 2017 - 05:54
      Әлки районында үткән атнада ике исерек йөртүче тоткарланган
      Үткән атнада район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә итүче ике йөртүчене тоткарлаган. Ә гомумән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланган. Юлларда һаман тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, хәвефсезлек каешын каптырмау, балаларны транспортта махсус креслосыз йөртү (удерживающее устройство) кебек кагыйдә бозулар кабатлана, ди район ЮХИДИ...
      434
      0
      0
    Реклама