Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләргә Республика көненә бүләк – иң заманча шартлар тудырылган акушерлык-гинекология бүлеге эшли башлады

-Мин бу бәби тудыру йортында өч баламны таптым. Ходай насыйп итсә, дүртенчесен дә үзебезнең хастаханәдә табачакмын. Күреп торам, бәби тудыру бүлеге танымаслык булып үзгәргән. Биредә әниләр һәм нарасыйлар өчен барлык шартлар да тудырылган,-дип сөйләде Югары Әлки авылыннан укытучы Гөлназ Сәлахова район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге бинасын ремонттан соң ачу тантанасында....

-Мин бу бәби тудыру йортында өч баламны таптым. Ходай насыйп итсә, дүртенчесен дә үзебезнең хастаханәдә табачакмын. Күреп торам, бәби тудыру бүлеге танымаслык булып үзгәргән. Биредә әниләр һәм нарасыйлар өчен барлык шартлар да тудырылган,-дип сөйләде Югары Әлки авылыннан укытучы Гөлназ Сәлахова район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге бинасын ремонттан соң ачу тантанасында.

Районда ике катлы бала тудыру бүлеге бинасы ачылганга нәкъ 20 ел вакыт узып киткән икән. Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтеп узды:

-Бу бинаны "Межколхозстрой" дигән предприятие төзегән булган. Шуңадыр ул фермага охшашрак килеп чыккан бугай. Миннән еш кына "нигә соң безнең бала тудыру йорты шундый шыксыз?" дип сорыйлар иде. Ике дистә ел хезмәт итү дәверендә ул инде шактый искерде, тузды да.

Ә бүген инде каршыбызда ачык төстәге зур керамик плитәләр белән тышланган бөтенләй башка бина балкып тора. Район халкын өр-яңа төс алган шушы заманча объектны ачу шатлыгы белән котларга дип Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үзе килгән.

Төсле шарлар белән бизәлгән мәһабәт бина янында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Җыелган халыкка башта мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары күрсәтте. Тантананы ачып, район башлыгы Александр Никошин сүз алды:

- Менә без бүген бала тудыру бүлеге бинасын капиталь ремонттан соң ачабыз. Дөресен әйткәндә, элекке бинадан аның стеналары гына калды бугай. Төзүчеләр аны сүтеп яңабаштан җыйдылар. Сер түгел, соңгы елларда әлкилеләр бәби табарга Казанга яисә Чистайга барырга тырыштылар. Бүген инде үзебезнең бала тудыру бүлеге танымаслык булып үзгәрде. Авыл районнарында күп средстволар сорый торган шундый программаларны эшләткән өчен республика җитәкчелегенә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Нәкъ бер ел элек район үзәгендә йөзү бассейны ачканда Президенттан бу бүлекне ремонтлауда ярдәм итүен сораган идек. Республика башлыгы ышандырды, сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да гел ярдәм итеп торды. Аңа да аерым рәхмәт,-район башлыгының сүзләрен тантанага җыелган халык көчле алкышлар белән хуплады.

- Районда клублар, ФАПлар төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, спорт мәйданчыклары корыла,-ди Александр Федорович. -Бүген инде һәр авылда ел дәвамында нәрсә дә булса төзелә яки ремонтлана. Узган ел гына биредә капиталь ремонттан соң заманча төс алган поликлиника һәм зур, иркен балалар консультациясе янкормасын ачтык. Аннан бер ел алда терапия бүлеге бинасы әйбәтләп төзекләндерелде. Болар барысы да районда яшәү шартларының елдан-ел яхшыра баруын раслый. Сүземне йомгаклап, хастаханә коллективына халык сәламәтлеген саклауда нәтиҗәле хезмәт итүен телим. Ә без үз чиратыбызда медицина хезмәткәрләренең торак шартларын кайгырту, аларны яңа фатирлар белән тәэмин итү буенча эшләрбез.

Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин халыкны якынлашып килүче Республика көне һәм бүгенге сөенечле вакыйга белән котлады.

- Без биредә бала тудыру бүлеген саклап калып (узган ел азагында республиканың сигез районында әлеге бүлекләр ябылды, авт.), аны капиталь ремонтлап, иң яңа заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә булдык. Чөнки беләбез- биредә кадрлар көчле. Баш табиб Светлана Викторовна хастаханә мәшәкатьләре һәм проблемалары белән янып яши (җивет этим). Бүген инде Әлки халкы "Безнең бала тудыру йорты иң әйбәте" дип хаклы рәвештә горурлана ала. Республика көненә җитәкчеләребез район халкына шундый олы бүләк ясадылар,-диде Адель Вафин.

Министр соңгы 5-6 елда республика сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешләр булуын әйтеп узды.

- Шушы чорда районнарда 410 модульле ФАП төзелде. Хастаханәләр, поликлиникалар ремонтлана,-ди ул. -Илнең бер генә төбәгендә дә бездәге кадәр социаль программалар юк. Республика җитәкчелеге һәм Президентның сәламәтлек саклау тармагына шундый зур игътибары һәм кайгыртуын без халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү белән генә аклый алабыз. Авыруларга карата игътибарлы, җылы мөнәсәбәт һәр медицина учреждениесенең асылында булырга тиеш. Һәм инде тагын да мөһиме - пациентларны югары профессиональ җаваплылык белән дәвалау. Һәр хастаханә һәм һәр медицина хезмәткәре алдына әнә шундый таләп куела.

Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, район үзәгендә беренче бала табу бүлеге 1946 елда ачылган. Район халкының күпчелеге шул агач бинада туган да инде. Бу еллар эчендә әлеге бүлектә һәм гомумән район медицина системасында күпме белгечләр хезмәт куйган. Бүгенге сөенечле тантанага да ветеран медиклар чакырылган иде. Светлана Одушкина аларны җылы сәламләп, ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Бәби тудыру һәм гинекология бүлекләрендә дүрт акушер-гинеколог эшләячәк. Бу бездә кадрлар белән тәэмин ителү әйбәт дигән сүз. Әле менә яңа гына яшь педиатр эшкә кайтты - Базарлы Матак егете Илназ Ибәтов,-ди баш табиб. -Бинага капиталь ремонт ясаганда төзүчеләр белән аңлашып эшләдек. Алар безнең барлык таләпләрне дә үтәргә тырыштылар. Беренче катта хатын-кызлар консультациясе, икенче катта бала тудыру бүлеге эшләячәк. Кыскасы, районда демография күрсәткечләрен яхшырту өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Хастаханәдә заманча җиһазланган мондый яңа бина ачылу безгә бик зур җаваплылык та йөкли. Без, медицина хезмәткәрләре, үзебезгә күрсәтелгән ышанычны акларга тырышырбыз.

Аннан Светлана Одушкина капиталь ремонтны зур тырышлык, яхшы сыйфат белән башкарган "Стройдорсервис" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Зәйдәровка һәм мастер Альберт Закировка Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Изге теләкләр теләп, һавага төрле төстәге шарлар очырылды.

Менә без яңартылган бина эченә уздык. Баш табиб һәр бүлмә, һәр палата белән таныштырып бара. Төзүчеләр үз эшләрен күз явын алырлык итеп башкарганнар. Бинаның стеналары җылытылган һәм тышланган, түбәсе алыштырылган. Суүткәргечләр, канализация, җылылык һәм электр системасы, вентиляция өр-яңадан эшләнгән.

Мондагы җиһазлар да шәһәр хастаханәләре көнләшерлек икән. Уйлап кына карагыз - 20 миллион сумлык төрле аппаратура һәм җиһазлар, инвентарь кайтарылган.

Хәзер биредә ике бала тудыру залы җиһазланган. Авырлы һәм бәби тапкан хатыннар өчен бик уңайлы шартлар тудырылган.

Беренче катта хатын-кызлар консультациясе урын алган. Анда табибларның кабул итү кабинетлары, пациентларны карау бүлмәсе, диагностика блогы. Катлаулы йөклелек кабинеты да эшләячәк. Анда ханымнары пенсия фонды, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, дин әһелләре дә кабул итәчәк, әңгәмәләр үткәрәчәк.

Бәби тудыру бүлеге җиде койкага, гинекология бүлеге тәүлек әйләнәсе - дүрт һәм көндезге стационардагы дүрт койкага исәпләнгән.

Озын сүзнең кыскасы, яңартылган бинада хатын-кызларның, әниләр һәм бәбиләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен тудырылган шартлар искиткеч. Моның нәтиҗәсе дә озак көттермәсен, бигрәк тә бала тудыру бүлеге бер дә бушап тормасын, яңа туган бәбиләр тавышы тынмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев