Әлки районында “Яшь йөртүче-2018” бәйгесендә Иске Матак мәктәбе командасы иң зур осталык күрсәтте
Түбән Әлки мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәнис Фәттахов район ДОСААФ оешмасы үткәргән “Яшь йөртүче-2018” бәйгесендә үзенчәлекле рекорд куйды. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 20 сораудан торган билетка 28 секундта төгәл җавап бирде.