Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Яшь йөртүче-2018”  бәйгесендә Иске Матак мәктәбе командасы иң зур осталык күрсәтте

​​​​​​​Түбән Әлки мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәнис Фәттахов район ДОСААФ оешмасы үткәргән “Яшь йөртүче-2018” бәйгесендә үзенчәлекле рекорд куйды. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 20 сораудан торган билетка 28 секундта төгәл җавап бирде.

 

Урта мәктәпләрдәге автоклассларда шөгыльләнүче балалар арасындагы әлеге конкурс ДОСААФ базасында узды. Ул өч өлештән торды. Кызлар һәм малайлар аерым-аерым юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, автомобильдә  төрле маневрлар ясауда һәм төз атуда ярыштылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик биремнәрдә укучылар әйбәт белемнәр күрсәттеләр. Кызлар арасында Түбән Әлки мәктәбеннән Ләйсән Мөхәммәтшина иң тиз (39 секундта) һәм дөрес җавап бирүче булды. Малайлар арасында исә Фәнис Фәттахов беренчелекне алды.

Автомобильдә маневрлар ясап тиз һәм оста йөрү бәйгесе дә киеренке барды. Яшь йөртүчеләр автомобильне арты белән бокска бик төгәл кертергә, тиз хәрәкәттә “змейка” ясарга һәм тагын шундый катлаулы элементлар эшләргә тиешләр иде. Бу бәйгенең җиңүчеләре Яңа Салманнан Екатерина Захарова һәм Иске Матактан Алмаз Фәсахов булдылар.

Пневматик мылтыктан атуда исә Алпар мәктәбеннән Алия Әсәдуллинага һәм Иске Матак мәктәбеннән Алмаз Фәсаховка тиңнәр булмады.

Командалар арасында Иске Матак мәктәбе беренчелекне алды. Җиңүче команданы ярышларга ОБЖ укытучысы Валерий Матюшин әзерләгән. Түбән Әлки мәктәбе командасы (җитәкчесе Рәфәс Билалов) – икенче, алпарлылар (Риназ Гыйльметдинов) өченче булдылар.

Шулай ук Яңа Салманнан остазлары Искәндәр Хәлиуллин, Чуаш Кичүеннән Фәрит Галиуллин әзерләгән укучылар да бәйгедә әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

Беренче урыннарны алган егетләр һәм кызлар республика бәйгесендә районыбыз данын якладылар. Анда Алмаз Фәсахов ату буенча икенче урын яулады, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автомобиль белән идарә итү осталыгында яшьтәшләре арасында бишенче булды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автомобиль белән идарә итү

Кызлар арасында

1.Екатерина Захарова, Яңа Салман

2.Екатерина Ермолаева, Иске Матак

3.Ландыш Низамова, Н.Дәүли исемендәге гимназия

 

Малайлар  арасында

1.Алмаз Фәсахов, Иске Матак

2.Фәнис Фәттахов, Түбән Әлки

3.Илсаф Вафин, Иске Алпар

 

Ату буенча

Кызлар арасында

1.Алия Әсәдуллина, Иске Алпар

2.Энҗе Идиятуллина, Базарлы Матак

3.Ландыш Низамова, Н.Дәүли исемендәге гимназия

 

Малайлар арасында

1.Алмаз Фәсахов, Иске Матак

2.Илсаф Вафин, Иске Алпар

3.Алмаз Фәтхетдинов, Базарлы Матак

 

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча

Кызлар арасында

1.Ләйсән Мөхәммәтшина, Түбән Әлки

2.Полина Мамбетова, Борискино (мәктәбе өчен)

3.Алсинә Шәфигуллина, Чуаш Кичүе

 

Малайлар арасында

1.Фәнис Фәттахов, Түбән Әлки

2.Алмаз Фәсахов, Иске Матак

3.Алексей Тутерев, Борискино

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев