Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Хәлиуллиннар йорты җәй буе чәчәккә күмелә
Район үзәгенең Дуслык урамында яшәүче Хәлиуллиннар өе яныннан беркем битараф кына узып китә алмыйдыр, мөгаен. Аллы-гөлле чәчкәләргә күмелеп утыручы бу йорт әллә каян күзгә ташланып, үзенә җәлеп итеп тора. Без дә барган юлыбыздан туктап бу матурлыкка мөкиббән калдык һәм әлеге “гөлләр патшалыгының” хуҗалары белән тынышмый түзә алмадык.