21 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды
Кичә балалар иҗат йортының актлар залында хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды. Анда оешма-предприятиеләрнең профсоюз активлары, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләр, эш бирүчеләр катнашты. Семинарны профсоюзларның республика федерациясе вәкилләре үткәрде. Федерация җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров республика профсоюзларының бүгенге эше һәм планнары белән таныштырды. Баш техник инспектор...
-
“Хузангай” кукуруз урагын төгәлләү алдында
Районыбыз хуҗалыкларында бөртеккә үстерелгән кукуруз урагы тулы куәткә дәвам итә. Соңгы урак өчен табигать шартлары да кулай тора. Комбайнчылар үстерелгән уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 мең 874 гектарда кукуруз урдырылган, 16,3 мең тонна бөртек суктырылган. Кукурузның гектардан уртача чыгышы район буенча 42...
-
Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионат ярышлары булды
Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионатта безнең егетләр призлы урыннар яуладылар. Пауэрлифтинг (яткан килеш штанга күтәрү) спорты соңгы елларда районда шактый үсеш алды. Әлки егетләре республика күләмендә уза торган әлеге төр ярышларда һәрдаим уңышлы чыгыш ясыйлар. Ульяновск шәһәрендә узган ачык чемпионатта төрле өлкә, республикалардан бик...
-
Илнур Кәлимуллин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Агропромышленность комплексы системасында күпъеллык намуслы хезмәте өчен "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖнең "Көньяк Әлки" филиалы җитәкчесе Илнур Кадыйр улы Кәлимуллин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.