Хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды
Кичә балалар иҗат йортының актлар залында хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды. Анда оешма-предприятиеләрнең профсоюз активлары, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләр, эш бирүчеләр катнашты. Семинарны профсоюзларның республика федерациясе вәкилләре үткәрде. Федерация җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров республика профсоюзларының бүгенге эше һәм планнары белән таныштырды. Баш техник инспектор...
Кичә балалар иҗат йортының актлар залында хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды.
Анда оешма-предприятиеләрнең профсоюз активлары, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләр, эш бирүчеләр катнашты. Семинарны профсоюзларның республика федерациясе вәкилләре үткәрде. Федерация җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров республика профсоюзларының бүгенге эше һәм планнары белән таныштырды. Баш техник инспектор Ирина Андина исә эш урыннарында хезмәт шартларын бәяләү кагыйдәләре хакында сөйләде. Катнашучыларга шулай ук "Профсоюзлар - хезмәт сагында" сериясеннән плакатлар өләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев