24 февраль 2018 яңалыклары
-
Әлки районы Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулковка “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Юхмачы урта гомумбелем мәктәбе директоры Петр Александрович ЧУЛКОВка "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Бу югары бүләкне аңа район советы утырышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.
-
Әлки районы почта хезмәткәрләре узган елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар
Соңгы еллардагы үзгәрешләргә, оптимальләштерүгә карамастан, бер генә авылда да почта хезмәте күрсәтү тукталмады. Районда бүген 21 почта бүлеге эшли, халыкка 98 кеше хезмәт күрсәтә. Бу турыда район почта участогы коллективының еллык йогаклау җыелышында әйтелде. Узган елгы хезмәт нәтиҗәләре хакында участок җитәкчесе Лидия Чуманова чыгыш ясады. Почта биналары ел саен ремонтланып...
-
Әлки районы Югары Әлки мәдәният йорты мөдире Фәния Минһаҗевага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде
Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Югары Әлки авылы мәдәният йорты мөдире Фәния Тәлгать кызы МИНҺАҖЕВАга "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу югары бүләкне аңа район советы утырышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.