Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы почта хезмәткәрләре узган елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар

Соңгы еллардагы үзгәрешләргә, оптимальләштерүгә карамастан, бер генә авылда да почта хезмәте күрсәтү тукталмады. Районда бүген 21 почта бүлеге эшли, халыкка 98 кеше хезмәт күрсәтә. Бу турыда район почта участогы коллективының еллык йогаклау җыелышында әйтелде. Узган елгы хезмәт нәтиҗәләре хакында участок җитәкчесе Лидия Чуманова чыгыш ясады. Почта биналары ел саен ремонтланып...

Соңгы еллардагы үзгәрешләргә, оптимальләштерүгә карамастан, бер генә авылда да почта хезмәте күрсәтү тукталмады. Районда бүген 21 почта бүлеге эшли, халыкка 98 кеше хезмәт күрсәтә.

Бу турыда район почта участогы коллективының еллык йогаклау җыелышында әйтелде. Узган елгы хезмәт нәтиҗәләре хакында участок җитәкчесе Лидия Чуманова чыгыш ясады.

Почта биналары ел саен ремонтланып тора. Аларның күбесендә барлык хезмәт шартлары тудырылган.

Җыелышта Нурлат районара почтамты җитәкчесе Рафис Нагуманов Әлки хезмәткәрләре эшен әйбәт бәяләде. Бездә матбугатка яздыру планы 100 процентка үтәлгән. Әлкилеләр 13154 данә газета-журнал яздырып ала. Матбугат басмалары, хат һәм телеграммалар таратудан тыш та почта хезмәткәрләре бик күп төрле эш башкаралар. Алар пенсияләрне өйгә китерә, халыктан коммуналь түләүләр, штрафларны кабул итә. Шулай ук авыл кешеләренә көндәлек кирәк булган бик күп товарлар белән дә сату итәләр. Узган ел барлык бу хезмәт күрсәтүләр уңышлы башкарылган.

Җыелышта район башлыгы Александр Никошин да катнашты. "Күп авылларда сез халык белән турыдан-туры эшли торган бердәнбер оешма. Сезнең хезмәтегез халык өчен бик кирәк. Эшегезне һәрчак җиренә җиткереп, намус белән башкарсагыз, кешеләргә игътибарлы, түземле булсагыз иде. Ә без, район җитәкчелеге, алга таба да сезгә уңайлы хезмәт шартлары тудыруда ярдәм итәчәкбез",-диде Александр Федорович. Ул тырыш хезмәтләре өчен почта коллективына рәхмәт әйтте. Аннан эшләрендә иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев