24 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Техниканы – кышкы йокыга
Кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела. Хәзер хуҗалыкларда тырмаларны ремонтлау бара. Бөртек комбайннарын, азык хәзерләү техникасын юып, тиешле детальләрен салдырып саклауга куясы бар. Бу эшләр 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.
-
Балаларны ихластан кайгырталар
"Каенкай" балалар һәм үсмерләрне социаль сыендыру учреждениесе тормышта авыр хәлгә юлыккан сабыйларга хәйрия ярдәме күрсәтүче оешмаларга һәм кешеләргә бик рәхмәтле. Безгә бәйрәмнәр оештыру өчен бик тә кирәк булган видеокамера һәм музыкаль үзәкне Сергей һәм Дмитрий Ларионовлар бүләк иттеләр. Бик күп уенчыклар алып килгән Дамир Әһлиуллин да балаларны чиксез сөендерде. Үргәгар,...
-
Хөрмәт итәргә өйрәтик
Сентябрьдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы айлык үткәрелү очраклы түгел. Моннан 10 ел элек Бесланда булган фаҗига хәтерләрдән һич җуелмый. Яңа уку елы башларга дип сөенешеп мәктәпкә җыелган балалар, аларның әти-әниләре, укытучылары террорчылар корбанына әйләнде. Кызганыч, әмма аңа кадәр дә, аннан соң да тормышыбызда террорчылык актлары шактый теркәлде инде. Терроризмның нигезендә...
-
Юбилее белән котладылар
Чуаш Кичүе авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәвзел әби Камаловага 90 яшь тулды. Аны бу юбилее белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котладылар. Фәвзел әбинең язмышы гыйбрәтле дә, соклангыч та. Бөек Ватан сугышы елларында ул яшь кыз килеш тракторга утырган, басуларны сукалаган, ә аннары,...
-
Юл билгеләрен урлыйлар
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында район юлларының торышы, аларны кышкы сезонга әзерләү кебек мәсьәләләр каралды. Комиссия әгъзалары юллардагы аварияләр еш була торган участоклар турында борчылып сөйләделәр, аларда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын тәкъдим иттеләр. Юл инспекторлары әйтүенчә, кешеләрнең гомерләрен саклау максаты белән куелган билгеләрне аудару, вату, урлап китү очраклары...