Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Балаларны ихластан кайгырталар

"Каенкай" балалар һәм үсмерләрне социаль сыендыру учреждениесе тормышта авыр хәлгә юлыккан сабыйларга хәйрия ярдәме күрсәтүче оешмаларга һәм кешеләргә бик рәхмәтле. Безгә бәйрәмнәр оештыру өчен бик тә кирәк булган видеокамера һәм музыкаль үзәкне Сергей һәм Дмитрий Ларионовлар бүләк иттеләр. Бик күп уенчыклар алып килгән Дамир Әһлиуллин да балаларны чиксез сөендерде. Үргәгар,...

"Каенкай" балалар һәм үсмерләрне социаль сыендыру учреждениесе тормышта авыр хәлгә юлыккан сабыйларга хәйрия ярдәме күрсәтүче оешмаларга һәм кешеләргә бик рәхмәтле. Безгә бәйрәмнәр оештыру өчен бик тә кирәк булган видеокамера һәм музыкаль үзәкне Сергей һәм Дмитрий Ларионовлар бүләк иттеләр. Бик күп уенчыклар алып килгән Дамир Әһлиуллин да балаларны чиксез сөендерде.
Үргәгар, Карга, Урта Әлки авыллары мәчетләренә һәм Базарлы Матак чиркәвенә дә балалар турында кайгыртканнары өчен олы рәхмәт. Яшьләрнең бүтәннәр хакында кайгыртырга, ярдәм итәргә омтылуы да куандыра. Әйтик, Алексей Скрипачев, Николай Варламов, Вячеслав Леонтьев, Николай Углев безнең нәрсәгә мохтаҗ булуыбыз хакында даими кызыксынып торалар һәм барлык гозерләребезне үтәргә тырышалар. Күп райондашларыбыз приютка акчалата һәм ашамлыклар белән ярдәм итәләр. Илдар Гәрәев, Вәлиуллиннар гаиләсе, Кемаль һәм Ләйлә Эрбаш, Чулпан Гыйнанова, Динара Мусина, Рафик Саттаров, Ришат Мөхәммәтҗанов, Тәлгать Әхмәтшин, Ләйсән Нәүбәтова, Гүзәл Төхвәтуллина, Илназ Әһлиуллин, Иншат Мингалиев, Ришат Гатин, Илдар Фәхриев әнә шундыйлар.
Безнең балаларны ел саен үзенең кафесына чакырып татар милли ризыклары белән сыйлаучы Эльмира Нуртдинованы аерым да билгеләп үтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев