24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы өлкәннәр интернат-йортында Әниләр көненә багышланган концерт булган
Район мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына барып, Әниләр көненә багышланган концерт куеп кайтканнар.
-
Әлки районы: Юхмачы мәктәбе волонтерлары ветераннар янына барып йөриләр
Юхмачы мәктәбенең "Мәрхәмәтле йөрәкләр" волонтерлар отряды "Юмарт сишәмбе" дигән акция үткәргәннәр.
-
Әлки районы: прививка ясаткан өчен 300 сум
Шәхси хуҗалыкларда асралучы сыер терлегенә ветеринария-кисәтү чаралары үткәрүгә тотылган чыгымнарның бер өлеше сөтлебикәләрнең хуҗаларына кире кайтарыла.
-
Әлки районында яшәүчеләр бияләр өчен субсидия алган
Үз хуҗалыкларында өч яшьтән олырак бәя асраучыларга 3 меңәр сум субсидия таратылды.
-
Әлки районы җитештерүчеләре Казанга ярминкәгә бара
25 ноябрьдә, шимбә көнне, безнең район Казанда үтә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашачак.
-
“Бердәм Россия” Әлки район җирле бүлекчәсе конференциясе үткәрелде
23 ноябрьдә район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Әлки җирлеге бүлекчәсенең 27 нче конференциясе булып үтте.
-
Әлки районы: ун көндә шәхси хуҗалыклардан 162 тонна сөт җыелган
Узган ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан барлыгы 162525 килограмм сөт хәзерләнгән.