Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия” Әлки район җирле бүлекчәсе конференциясе үткәрелде

23 ноябрьдә район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Әлки җирлеге бүлекчәсенең 27 нче конференциясе булып үтте.

Конференцияне бүлекчә секретаре, район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Җирле бүлекчә конференциясенә райондагы 27 башлангыч оешмадан 53 делегат сайланган. Моннан тыш, конференция эшендә район җитәкчелеге, җирлекләр башлыклары, төрле оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре дә катнашты.

-Партиянең җирле бүлекчәсе бүгенге көндә 1365 кешене берләштерә. Бүлекчә елдан-ел инициативалы, эшлекле әлкилеләр хисабына тулылана,-дип билгеләп үтте Александр Никошин үзенең докладында.

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән безнең районда да шактый эш эшләнә: спорт корылмалары төзелде, хәйрия акцияләре үткәрелә, төрле проектлар гамәлгә ашырыла,-диде ул, бүлекчәнең эшчәнлегенә бәя биреп. Александр Никошин шулай ук партия бүлекчәсе каршында торган бурычларны да барлап чыкты. Алар арасында яшьләр белән эшләүгә игътибарны арттыру, аларны партиягә тарту, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына лаеклы әзерләнү, югары дәрәҗәдә РФ Президентын сайлауларны үткәрү, халык белән элемтәләрне тагын да нәтиҗәлерәк итү кебек пунктлар бар.

Конференциядә оештыру мәсьәләләре дә каралды. Мәсәлән, яшерен тавыш биреп, бүлекчәнең җирле сәяси советына Иске Алпар җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов кертелде; "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегат итеп Александр Никошин, Карга башлангыч бүлекчәсе секретаре, авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев, Иске Алпар башлангыч бүлекчә секретаре Ринас Сәлахов сайландылар.

Конференциядә үтеп баручы елда уңышлы эшләгән башлангыч бүлекчәләр секретарьларе Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Партия сафларына яңа кабул ителгән Клара Галиуллинага (Салман авыл клубы хезмәткәре) һәм Гөлсинә Минһаҗевага (Салман китапханәчесе) партия билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев