25 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр
Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә районыбыз командасы бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Әлки районының Иске Тахталы авылы үзешчәннәре клубта зур концерт күрсәттеләр
Күптән түгел безнең Иске Тахталы клубында зур концерт булды. Кеше бик күп җыелган иде - авыл халкы да, шәһәрдән кайткан кунаклар да килгән. Башта 3-4 сыйныфлар укучылары бик матур чыгыш ясады. Ә аннары тамашаны алып баручылар Максим Курочкин белән Никита Хәйруллин сәхнәгә олыларны чакырдылар. Балачактан матур җырлаулары белән сокландыручы Любовь...
-
Әлки районы укучылары Иреклеләр мәктәбе ачылышында катнашалар. ФОТО
Базарлы Матак һәм Чуаш Борнае укучылары Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә Язгы иреклеләр мәктәбе ачылышында катнаштылар.
-
Әлки районы:1 апрельдән елның икенче яртысы өчен матбугатка язылу башлана
1 апрельдән 2018 елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана. Бүген телевизор, интернет кебек күпкырлы мәгълүмат чыганакларын киң куллануыбызга карамастан, газета-журналлар да тормышыбызда зур урын алып тора. Әлкилеләр дә һәр подписка чорында вакытлы матбугат басмаларына күпләп язылалар. Әбүнәчеләребезнең күпчелеге "Әлки хәбәрләре" район газетасына шулай ук тугры кала. Киләсе яртыеллыкка...
-
Әлки районы авылларында кино сеанслары үткәрелә
Район кино учреждениесе авылларга барып кызыклы фильмнар күрсәтә. Узган атнада Хурада, Хузангай авылларында яшәүчеләр чуашча фильм караганнар. Киносеанс Югары Әлкидә дә булган. Район үзәгендә бу көннәрдә "Офицеры" фильмы күрсәтелә.
-
Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы тамашачыларны бик матур концерт белән сөендерде
Нәби Дәүли исемендәге гимназия үзешчәннәре чыгышларын тамашачы көтеп ала. Коллективның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концертына да халык район мәдәният йортының зур залын тутырып килгән иде. Гимназиядә талантларга кытлык юк. Концертта да коллектив тулысы белән диярлек катнашты. Хор башкаруында татарча һәм русча тирән эчтәлекле җырлар белән башланып киткән тамаша берсеннән-берсе...
-
Базарлы Матакта каты көнкүреш калдыкларын махсус контейнерларга сала башлаячакбыз
1 апрельдән Базарлы Матакта яшәүчеләрне зур яңалык көтә - каты көнкүреш калдыкларын гадәтләнгәнчә урамга чыгарып куюдан туктап, махсус контейнерларга сала башлаячакбыз.