Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы тамашачыларны бик матур концерт белән сөендерде

Нәби Дәүли исемендәге гимназия үзешчәннәре чыгышларын тамашачы көтеп ала. Коллективның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концертына да халык район мәдәният йортының зур залын тутырып килгән иде. Гимназиядә талантларга кытлык юк. Концертта да коллектив тулысы белән диярлек катнашты. Хор башкаруында татарча һәм русча тирән эчтәлекле җырлар белән башланып киткән тамаша берсеннән-берсе...

Нәби Дәүли исемендәге гимназия үзешчәннәре чыгышларын тамашачы көтеп ала. Коллективның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концертына да халык район мәдәният йортының зур залын тутырып килгән иде.

Гимназиядә талантларга кытлык юк. Концертта да коллектив тулысы белән диярлек катнашты. Хор башкаруында татарча һәм русча тирән эчтәлекле җырлар белән башланып киткән тамаша берсеннән-берсе кызыклы номерлар белән халыкның игътибарын сәхнәгә туплап торды.

Концертның "Чәчәк атсын туган җирем Татарстан!" дигән исеме дә җисеменнән аерылгысыз булды. Яраткан республикабызны, аның тырыш-уңган халкын, гасырдан-гасырга күчеп килгән милләтләр дуслыгын данлау ике сәгатьтән артык дәвам иткән тамашаның төп асылын тәшкил итте. Концертның башыннан ахырынача ике дәүләт телендә алып барылуы шулай ук күңелгә ятышлы булды.

Укытучылар Сәйдә Сәйфуллина, Гүзәл Вәгыйзова, Алия Зәйдуллина һәр концертта матур моңлы җырлары белән тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк итәләр. Гүзәл белән Алиянең бу юлы балалары белән бергә җырлаулары күңелләргә бигрәк тә хуш килде. Рус һәм татар телендәгеләргә өстәп, чит тел укытучылары әле инглизчә дә җырлап күрсәттеләр. "Сердәш", "Елмаю" ансамбльләре җырлары да алкышлар белән бәяләнде. Алып баручылар "яңа талантларыбызның берсе" дип тәкъдим иткән Әүхәт Яруллин башкаруында "Туган авылым" җыры да бик матур яңгырады.

Музыка укытучысы, үзешчән композиторыбыз Илнур Шагалиев чыгышыннан башка гимназия концерты тулы булмас иде, билгеле. Баянда уйнап, Илнур үзе иҗат иткән дүрт җырны башкарды. Аларның һәркайсы көчле алкышларга күмелде.

Укучы малайлар һәм кызлар да оста җырлаулары, сәхнәдә үзләрен күркәм тотулары белән яраттырдылар.

Гимназиядә эшләүче ир-егетләрдән торган халык уен кораллары ансамбленең кашыклар белән матур көйләр чыгаруын тамашачылар бигрәк тә ошатты. Аларны сәхнәдән җибәрергә теләмичә кул чаптылар.

Сәхнәдә биюләр дә күп булды. Укучылар һәм укытучылар башкаруындагы "Дуслык", "Славянка", испан, татар халык биюләре зәвыклы киемнәре, матур хәрәкәтләре белән күңелгә кереп калдылар.

Гимназия укучылары сәхнәдә күрсәткән флеш-моб, күмәкләп башкарган төрледән-төрле спорт номерлары, яшьармиячеләр чыгышы исә бөтен залны яшьлек рухы белән тутырды, концертның күркәм бизәге булды.

Әлеге коллектив бер генә концертында да Нәби Дәүли әсәрләренә мөрәҗәгать итми калмый. Бу юлы да шагыйрьнең Татарстан һәм Россия бердәмлеге турындагы шигыре укытучы Анна Баулина башкаруында бик урынлы һәм мәгънәле яңгырады.

Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" исемле сәхнә әсәрен дә гимназиялеләр шартына китереп уйнады. Юк, бу кыска спектакль кияүләр кытлыгы хакында түгел. Әсәр бик актуаль проблеманы күтәрә. Ул да булса - тормышта бүген кешеләргә үзара игътибар, җылы мөнәсәбәт, бер-береңне аңлау һәм яратуның җитмәве. Кайчагында бит бер җылы сүз, бер елмаю да кешенең кайгы-борчуларын оныттырырга, хәтта күкләргә күтәрергә сәләтле. Мини-спектакль залда утыручыларны бу хакта уйландыргандыр шәт.

Сүз дә юк, тамашачы гимназия үзешчәннәреннән күпне көтә. Һәм коллектив бу юлы да әлеге өметләрне аклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев