25 июнь 2018 яңалыклары
-
Әлки районы юлларында узган атнада өч исерек йөртүче тоткарланган
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, үткән атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы теркәлгән.
-
Елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланды.
Район почта хезмәткәрләре җиткергән биремнәрне тулысынча диярлек үтәгәннәр (99,7%). Кайбер почта бүлекчәләре планны 100 проценттан да арттырып үти алганнар.
-
FIFA Җанатарлары фестивален оештыручылар мәйданда үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә
Фестивальгә матч башланырга 2-3 сәгать алдан килергә киңәш ителә.
-
Әлки районының бер төркем хезмәт алдынгысы Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. ФОТО
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен “Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов, район газ эксплуатацияләү хезмәте начальнигы Равил Нургазизов һәм “Россия Саклык банкы” өстәмә офисы җитәкчесе Рифкать Билалов Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Әлки районы авыл хуҗалыкларында кызу эш өсте – терлекләр өчен печән, сенаж хәзерләнә
Районда күпьеллык үләннәр 4,5 мең гектар мәйдан биләсә, механизаторлар шуның 35 процентттан күбрәгендә үләннәрне чапканнар инде.
-
Әлки район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре үсмерләрнең “җәйге вакыт” таләбен үтәүләрен тикшерә
Узган шимбәдә район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре авыл клубларында рейдлар үткәреп, төнлә балаларның җәмәгать урыннарында булу-булмауларын тикшергәннәр.
-
Әлки районында “Трактор-прицеп” операциясе кысаларында үткәрелгән рейдта кагыйдә бозулар ачыкланган
“Трактор-прицеп” операциясе кысаларында Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары Борискино авылында профилактика рейды үткәргәннәр.
-
Әлки районының Иске Әнҗерә авылы балаларына игелекле авылдашлары Азат Мәҗитов бик күп күчтәнәчләр җибәргән
Иске Әнҗерә балаларына авылдашлары, “Татэнерго” АҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов Ураза бәйрәме уңаеннан бик күп күчтәнәчләр җибәргән.
-
Быел Казанда яшәүче 270 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алачак
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе сүзләренә караганда, Казанда 230га якын күп балалы гаилә бушлай җирдән баш тарткан.