Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә авылы балаларына игелекле авылдашлары Азат Мәҗитов бик күп күчтәнәчләр җибәргән

​​​​​​​Иске Әнҗерә  балаларына авылдашлары,  “Татэнерго” АҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов Ураза бәйрәме уңаеннан бик күп күчтәнәчләр җибәргән.

 Төрледән-төрле тәм-томнарны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүче һәм йөрмәүче барлык балаларга бүлеп биргәннәр. Һәркайсына мул күчтәнәч тигән. Шуның өстенә әле юмарт авылдашлары мәктәпкә спорт җиһазлары, балалар бакчасына уенчыклар да җибәргән. Бүләкләрне энесе Айрат Мәҗитов кайтарган.

Азат Илгиз улы туган авылына һәрдаим күп төрле ярдәм күрсәтеп тора. Иске Әнҗерә халкы бу игелекләре өчен аңа бик рәхмәтле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев