26 май 2015 яңалыклары
-
Бу кырда карабодай үсәчәк
"Кызыл Шәрык-Агро"да, соңгы сигез елда икми торганнан соң, карабодай чәчәргә булганнар. Әлеге эш Демидовка егете Алексей Балянинга тапшырылган. Алексей белән сөйләшеп, фотога төшереп алырга дип "Карга" отрядының шул 180 гектарлы кырына юл тоттык. "Үзәк Әлки" филиалы баш агрономы Виктор Лешинны да шунда очраттык. -Карабодай өчен бик кулай урын сайладык,-ди Виктор...
-
Эш хакы тиешенчә түләнмәсә
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан минималь айлык хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 5965 сум тәшкил итте. Район башкарма комитетында хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләр буенча сорау бирү өчен "кайнар линия" - 21-7-36, 21-5-21 телефоннары эшли. Кемнедер эшкә рәсми хезмәт килешүе төземичә генә алганнар яисә хезмәт хакы хәзерге вакытта гамәлдә булган минималь...
-
Наркотикларсыз яшик
25 майда "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе старт алды. Әлеге айлык 26 июньдә билгеләнүче Халыкара наркотик матдәләрне тиеш булмаганча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелә. Былтыр Россиядә наркотикларга бәйле 8 миллион кеше рәсми теркәлгән. Белгечләр фаразлавынча, илдә 15-20 миллион кеше даими наркотик куллана. Ә Татарстанда наркомания диагнозы...
-
Сабантуйлар җитә
Район Сабан туе 13 июньгә билгеләнде. Кичке сабантуйны 12 июньдә бәйрәм итәчәкбез. Бәйрәмнәр тезмәсен исә апаклылар башлап җибәрергә җыена: алар авыл сабантуена 30 майда, 10.00 сәгатьтә чакыра. Шул ук көнне Хузангай авылында чуаш туганнарның милли бәйрәме - Уяв та үткәреләчәк: аның бай программасында юртаклар һәм чабышкылар ярышлары да бар. Ә...
-
Котлыйбыз!
Базарлы Матак авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, кадерле апабыз Борһанова Рәмзия Идрис кызының 27 майда күркәм юбилее. Кадерлебез! Сине чын күңелдән алтын юбилеең - 50 яшьлегең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә син бик тә бәхетле кеше. Синең янәшәңдә шатлыгыңны уртаклашучы, ышанычың һәм таяныр кешең әтиебез, сине яратучы кызларың, сине...