Базарлы Матак авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, кадерле апабыз Борһанова Рәмзия Идрис кызының 27 майда күркәм юбилее. Кадерлебез! Сине чын күңелдән алтын юбилеең - 50 яшьлегең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә син бик тә бәхетле кеше. Синең янәшәңдә шатлыгыңны уртаклашучы, ышанычың һәм таяныр кешең әтиебез, сине яратучы кызларың, сине...
Базарлы Матак авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, кадерле апабыз Борһанова Рәмзия Идрис кызының 27 майда күркәм юбилее. Кадерлебез! Сине чын күңелдән алтын юбилеең - 50 яшьлегең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә син бик тә бәхетле кеше. Синең янәшәңдә шатлыгыңны уртаклашучы, ышанычың һәм таяныр кешең әтиебез, сине яратучы кызларың, сине якын иткән, хөрмәт итүче туганнарың бар. Киләчәктә дә бер-беребезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, туганнар белән бергәләшеп яшәргә язсын.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Олы ихтирам белән тормыш иптәшең Айрат, кызың Лиана, киявең Чынгыз, оныгың Әмир; апаң Рузалия, сеңелләрең Венера һәм Гөлнара гаиләләре.
Нет комментариев