27 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әлки районы Яңа Салман мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да җиңделәр
Яңа Салман мәктәбе укучылары ТНВ каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып, җиңү яуладылар. Миләүшә Хәйруллина, Лиана Касыймова һәм Алия Мингалиева тапшыруда биология фәне буенча көч сынаштылар. Укуда, спортта һәм сәхнә осталыгында үзләрен таныткан кызлар "Тамчы-шоу"га да җитди әзерләнәләр һәм әлеге интеллектуаль уенда ныклы белем күрсәтәләр. Аларның "Табигать бизәкләре" исемендәге командасы жюринең югары...
-
Әлки районында яшәүче Саттаров Рәфәс үз хуҗалыгында менә нинди кош үстергән
Мулланур Вахитов поселогында яшәүче Саттаров Рәфәс үз хуҗалыгында менә шундый күркәләр үстергән. Чебеш килеш 25 баш кош алган ул һәм шуларны бик тырышып караган. Нәтиҗәдә көзен күркәләрне суйгач үлчәп карасалар, һәрберсе 11-13 килограммга җиткән. Билгеле, бу кадәр күркә итен үз гаиләң белән генә ашап бетереп булмый. Шуңа да Рәфәс дәү...
-
Әлки районы чыкырылыш нәтиҗәләре өчен макталды
Республика чакырылыш комиссиясенең йомгаклау утырышында безнең район чакырылышны һәм контрактлы хезмәткә сайлап алуны оештыру буенча иң яхшы районнар исәбенә кертелде. Район хәрби комиссариаты тырышлыгы белән контрактлы хезмәткә гражданнарны озату планы 106 процентка үтәлгән. Быел бездән 17 егет шундый хезмәтне сайлаган. Ә көзге чакырылыш планының үтәлеше 102% тәшкил итә. Россия Федерациясе...