Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Яңа Салман мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да җиңделәр

    Яңа Салман мәктәбе укучылары ТНВ каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып, җиңү яуладылар. Миләүшә Хәйруллина, Лиана Касыймова һәм Алия Мингалиева тапшыруда биология фәне буенча көч сынаштылар. Укуда, спортта һәм сәхнә осталыгында үзләрен таныткан кызлар "Тамчы-шоу"га да җитди әзерләнәләр һәм әлеге интеллектуаль уенда ныклы белем күрсәтәләр. Аларның "Табигать бизәкләре" исемендәге командасы жюринең югары...

    Яңа Салман мәктәбе укучылары ТНВ каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып, җиңү яуладылар.

    Миләүшә Хәйруллина, Лиана Касыймова һәм Алия Мингалиева тапшыруда биология фәне буенча көч сынаштылар. Укуда, спортта һәм сәхнә осталыгында үзләрен таныткан кызлар "Тамчы-шоу"га да җитди әзерләнәләр һәм әлеге интеллектуаль уенда ныклы белем күрсәтәләр. Аларның "Табигать бизәкләре" исемендәге командасы жюринең югары бәясенә лаек була һәм көндәшләре - Балтач районының Алан мәктәбе укучыларын ике балл өстенлек белән җиңеп чыга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: