28 март 2019 яңалыклары
-
Әлки районы Яңа Камка авылында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызга бәйдән ычкынган эт һөҗүм иткән
Яңа Камка (Мәүләшә) авылында яшәүче Асия Мөхәммәтҗановага бәйдән ычкынган эт һөҗүм иткән. Авыр хәлдәге хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып килгәннәр, яраларын эшкәртеп теккәннәр. Бәхеткә тормышына куркыныч янамый, хәле әйбәт, диделәр табиблар.
-
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә
Юлларда бозлавык булачак.
-
Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйловага операция ясаганнар
Ул ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт белдергән.
-
"Тантана” театр премиясенең махсус бүләге ияләре исемлеге билгеле
Камал театрына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе бирелде.
-
Үткән ел Татарстанда язгы ташуның зыянын кисәтүгә 430 миллион сум акча тотылган
2018 елда республикада өч елга юлы һәм 11 буа төбе чистартылган.