Әлки районы Яңа Камка авылында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызга бәйдән ычкынган эт һөҗүм иткән
Яңа Камка (Мәүләшә) авылында яшәүче Асия Мөхәммәтҗановага бәйдән ычкынган эт һөҗүм иткән. Авыр хәлдәге хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып килгәннәр, яраларын эшкәртеп теккәннәр. Бәхеткә тормышына куркыныч янамый, хәле әйбәт, диделәр табиблар.
Асия – туганнан-туган апам, хәлен белеп кайтыйм дип хастаханәгә йөгердем. Ходайга шөкер, хәле чынлап та начар түгел, эт тешләгән кул-аягының әрнүләре, күңелендәге курку басылган, ул инде башыннан үткәнне тыныч кына сөйләрлек иде.
–Авыл советы бик гозерләгәч, су башнясын карап-тутырып торырга ризалаштым. Бездә бит картлар гына яши, булдыра алгач, файдам тисен, дидем. Башняга юл авыл читендәге терлек фермасы яныннан үтә. Ул ферманы бозау чаклы эт саклый, ул бәйгә куелган. Моңа кадәр бу тирәдән тыныч кына узып йөри идем бит,–дип ике көн элек ниләр булганны миңа да сөйли башлады ул.
Асиянең бәхетсезлегенә каршы, бүрене дә буып ташларга сәләтле эт бу көнне бәйдән ычкынган, ә ферма эшчеләре моны абайламаган икән. Хатын үзенә каршы килүче Грефны күрүгә куркуга кала, туктала. Кеше белән эт бер-берсенә текәләләр. Җанвардан сакланам, диптер, Асия кулын алга суза. Эткә шул җитә, ул, ыргылып, тешләрен хатынның кулына батыра.
–Аягымда басып кала алмадым, карга утырдым. Греф кулымны җибәрми генә бит, кысыпмы-кыса! Аннары аягымны тешләп алды. Фермада эшләүчеләрнең агарынган йөзләрен күрәм, кычкырам аларга. Шуннан эшчеләрнең берсе көрәк тотып безнең янга килде дә, эткә суга, аны куа башлады. Шунда гына ычкындырды эт аягымны,–бинтланган яраларын сыпыра-сыпыра, Асия апа шуларны сөйләде миңа.
Эттән котылгач, тизрәк хастаханәгә шылтыраттылар. Ярасыннан аккан канны туктату өчен, Асия үзе берничә җирдән аякны кысып бәйләп куя. Шул хәлендә әле ул юлга таба атлый, “ашыгыч ярдәмне” шунда каршылый.
...Кеше тарафыннан беренчеләрдән булып кулга ияләштерелә эт. Гасырлар буена хәленнән килгәнчә хезмәт итә ул безгә. Аңа ышанабыз, аны яратабыз. Әмма этләрдәге кыргый инстинктлар беркая да китми, ниндидер мизгелдә кешегә һөҗүм итмәс, дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шуңа күрә эт асраучы дүрт аяклы дусты өчен җаваплы икәнлеген онытмаска тиеш. Эт тотуның да кагыйдәләре бар, һәм иң беренчесе – аны бәйдә тоту.
Кызганычка каршы, бу таләп һәрчак үтәлми шул. Безнең редакциягә терлеген, кош-кортын этләр талаган, буган кешеләр еш шалтырата. Соңгы ике-өч атнада гына да Базарлы Матакта берәүнең ике дистә тавыгын, икенчеләрнең әллә ничә баш йорт куяннарын, хәтта сарыкларын этләр буу, үтерү хакында хәбәрләр алдык. Ерак китәсе юк, үз хезмәттәшебезнең йортына эт кереп ике сарыгын, кәҗәсен бугазлаган. “Без кайтып кергәндә үзе дә шунда утыра иде. Ни хәл итик, капканы ачтык та, куып чыгардык үзен. Бәреп үтереп булмый бит”,–дип атырый малын югалткан хезмәттәшебез.
Чынлап та, үзләрен бик иркен тотып, терлекләргә генә түгел, кешеләргә дә һөҗүм итә башлаган этләрне нишләтергә? Бу мәсьәләне хәл итү районда җирлекләрнең башкарма комитетларына йөкләнгән. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин болай ди:
–Этләрне ауларга рөхсәте булган шәхси эшмәкәр Сергей Мадьякин, тендер отты, аның белән килешү төзедек. Быел ул безгә дүрт тапкыр килеп, 90 лап этне тотып алып китте. Бу эш катлаулы, чыгымлы, аның катгый кагыйдәләре бар. Этләрне торак пунктлар эчендә үтерү тыела. Моны үзебез эшли алмыйбыз, әмма мәсьәләне контрольдә тотабыз. Ә хуҗалары булган этләр бары бәйгә куеп кына асралырга тиеш.
... Үзенә һөҗүм иткән Грефны Асия гафу иткән. Эчке эшләр бүлекчәсеннән килгән полицейскига шулай дигән ул. “Этне нишләтергә кушасыз, дип сорады. Җәлләдем маэмайны, мәхлүк бит, табигате шул, дидем. Ләкин хуҗалары бәйгә генә ышанмасын, читлек я вольерда асрасын иде. Грефны еш кына төнгегә иреккә җибәрәләр. Ул бит теләсә кемгә һөҗүм итәргә, хәтта талап үтерергә мөмкин,”–диде минем йомшак күңелле апам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев