29 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районы ЗАГС бүлегендә Базарлы Матак яшьләре Рамис Шәйхетдинов һәм Екатерина Аксенованың законлы никахлары теркәлде
.
-
Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
Республика бүлеп бирелгән акчаның 72,8 процентын сарыф иткән, ләкин бу күрсәткеч буенча Чечня һәм Адыгеяны уза алмаган.
-
Әлки районы Карга авылында җырлы-биюле, милли йолалы каз өмәсе узды
Районның Карга авылында яңа ачылган сугым цехында гөрләтеп каз өмәсе үткәрделәр.
-
Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган
Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
-
“Әлки хәбәрләре” газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге башлана
2 декабрьдән 12 сенә кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга була.
-
Әлки районы: инвалидлар җәмгыяте конференөиясендә яңа рәис сайланды
Аларга кайгырту, мәрхәмәтле мөнәсәбәтебез кирәк Район инвалидлар җәмгыятендә зур үзгәреш – аның эшчәнлеге белән дүрт ел җитәкчелек иткән Айсылу Садретдинова әлеге постны Вайыс Даутовка тапшырды. Бу турыда җәмгыятьнең отчет-сайлау конференциясендә мәгълүм булды.
-
Әлки районында ГТО нормативын үтәгән ике хезмәткәр алтын билге белән бүләкләнде
Пенсия фондының район идарәсе хезмәткәрләре Гүзәл Шувалова һәм Татьяна Феоктистова ГТО нормативларын уңышлы үтәгән өчен алтын билгегә һәм махсус таныклыкка ия булдылар.
-
Әлки районы терлекчелек комплексларында ноябрьдә мең баш бозау туган
Ноябрьдә районның савым комплексларында бер мең баш бозау туган. Терлекчеләр үрчемнең сакланышын да алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә яхшыртканнар.