Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Хокук тәртибен саклау хезмәткәрләре һәрдаим кисәтеп килә: административ штрафны шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарур. Бу таләпне үтәмәүчеләр штраф суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә мәҗбүр булачак. Андыйларга карата шулай ук 15 түлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелергә мөмкин.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, быелның ун аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларын вакытында түләмәгән 71 кешегә карата материаллар судка юлланган. Әҗәтлеләрнең 15 е – административ кулга алуга, 40 ы –штрафларын икеләтә күләмдә түләүгә, 10 ысы мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Калган эшләр әле судта карала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев