Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә булды. (ФОТО)
Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә булды. Анда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм мәктәпләр сәүдә итте. Ярминкәдә авыл нигъмәтләре гадәттәгедән түбәнрәк бәягә сатылды.
Сәүдә рәтләрен иртәдән халык сырып алды. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы 8 сумнан гына саткан орлык бәрәңгесен чират торып, бер сәгать дигәндә алып бетерделәр. "Хузангай", "Яшь көч", "Кызыл Шәрык-Агро",...