Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә булды. (ФОТО)

Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә булды. Анда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм мәктәпләр сәүдә итте. Ярминкәдә авыл нигъмәтләре гадәттәгедән түбәнрәк бәягә сатылды. Сәүдә рәтләрен иртәдән халык сырып алды. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы 8 сумнан гына саткан орлык бәрәңгесен чират торып, бер сәгать дигәндә алып бетерделәр. "Хузангай", "Яшь көч", "Кызыл Шәрык-Агро",...

Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә булды. Анда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм мәктәпләр сәүдә итте. Ярминкәдә авыл нигъмәтләре гадәттәгедән түбәнрәк бәягә сатылды.

Сәүдә рәтләрен иртәдән халык сырып алды. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы 8 сумнан гына саткан орлык бәрәңгесен чират торып, бер сәгать дигәндә алып бетерделәр. "Хузангай", "Яшь көч", "Кызыл Шәрык-Агро", "Түбән Кәчи" хуҗалыклары, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы, фермерлар алып чыккан бөртеккә дә хуҗалар тиз табылды. Бәясе дә күңелгә ятарлык иде шул. Тавык җиме 6 сумнан 8 сумга чаклы булса, көрпә - 5, арпа - 6, солы 7 сумнан китте. Печән һәм салам олаулары да тиз хуҗалы булды.

Кирәксенүчеләргә сарыклар, кызыл тавыклар, килосы 230 сумнан мөгезле терлек ите тәкъдим ителде. Бал сатучылар янында да халык мәш килде.

-Балның бәясе төште шул. Без аны хәзер өч литрлы банкасын 900 сумнан сатарга мәҗбүрбез. Ә бит күпме хезмәт куярга, тир түгәргә кирәк бал алу өчен,-ди Юхмачыдан һәвәскәр умартачы Валерий Салеев.

Мәктәпләр төрле яшелчә, сөт, йомырка, үсентеләр сатты ярминкәдә. Хлебодаровка мәктәбе симез-симез үрдәкләрне тереләй 250 сумнан гына бирде.

Иске Чаллы авыл җирлеге вәкилләре исә халыкка бәйрәм ясадылар - теләгән һәркемне бушлай коймак һәм кайнар чәй, гөбәдия белән сыйладылар.

Ярминкәгә өлкәннәр күп килгән иде. Яңа Чаллыдан Зәлифә апа белән Әсхәт абый Гайфуллиннар, теләгән бар нәрсәбезне дә алдык, диештеләр. Кәрәзле бал белән, сөт ризыклары белән запасланганнар. Базарлы Матактан Нурия апа Гатина белән Наҗия апа Хәйруллина да ярминкәләрне көтеп алалар икән.

-Товарлар арзан, сыйфатлы. Ешрак оештырылсын иде мондый ярминкәләр,-ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев