30 октябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки муниципаль хезмәткәрләре волейбол командасы республика Спартакиадасында өченче урынны алды
Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасы кысаларында үткән волейбол ярышларында районыбыз командасы призлы өченче урынны яулады. Әлеге республика бәйгесе Теләче районында узды. Районыбыз егетләре киеренке көрәштә Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан командаларын җиңеп һәм бары теләчелеләргә генә оттырып, мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Бәйгенең чемпионы булып Теләче командасы калган, ә биектаулылар -икенче....
-
Әлки районында бүген ике кешегә “Бердәм Россия” партиясе билетлары тапшырылды
Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Александр Никошин ике райондашыбызга партия билетлары тапшырды. Болар Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Николай Кузнецов һәм Ташбилге башлангыч мәктәбе укытучысы Әлфия Насыйбуллина. Алар шактый вакыт "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары булдылар һәм партия сафларына керделәр. Инде менә партия билетлары да алдылар.
-
Әлки районы мәдәният учреждениеләрендә “Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан” смотр-конкурсы башланды
Мәдәният учреждениеләрендә "Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" район смотр-конкурсы башланды. Ул Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелә. Авыл мәдәният йортлары конкурска әзерләгән программаларын башта үз сәхнәләрендә, аннан соң күрше-тирә авылларда күрсәтәчәк. Һәр коллектив концерт номерлары белән беррәттән сәхнәләштерелгән театраль...
-
Әлки районының Югары Әлморза авылында капиталь ремонт эшләре төгәлләнү алдында
Югары Әлморза авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты. Узган гасырның 80 нче елларында төзелгән бу мәдәният учагы беркайчан да ремонт күрмәгән. Соңгы елларда ул нык искергән, бигрәк тә түбәсе тузган иде. Һәм менә быел әлеге клуб республика программасы нигезендә төзекләндерелә башлады. Түбәсе калай белән ябылды, тәрәзәләре һәм ишекләре...