Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки муниципаль хезмәткәрләре волейбол командасы республика Спартакиадасында өченче урынны алды

Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасы кысаларында үткән волейбол ярышларында районыбыз командасы призлы өченче урынны яулады. Әлеге республика бәйгесе Теләче районында узды. Районыбыз егетләре киеренке көрәштә Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан командаларын җиңеп һәм бары теләчелеләргә генә оттырып, мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Бәйгенең чемпионы булып Теләче командасы калган, ә биектаулылар -икенче....

Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасы кысаларында үткән волейбол ярышларында районыбыз командасы призлы өченче урынны яулады.

Әлеге республика бәйгесе Теләче районында узды. Районыбыз егетләре киеренке көрәштә Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан командаларын җиңеп һәм бары теләчелеләргә генә оттырып, мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Бәйгенең чемпионы булып Теләче командасы калган, ә биектаулылар -икенче.

Республиканың барлык районнарыннан муниципаль хезмәткәрләр командалары катнашкан мәртәбәле бу ярышта җиңү яулаган командабыз мондый составта чыгыш ясады: Айрат Вәлиев (команда капитаны), Рәшит Билалов, Виталий Ярославлев, Ринас Сәлахов, Рәшит Мусин, Илгиз Габидуллин, Фәнил Җәләлетдинов, Минзакир Гайфуллин, Илгиз Вәлиев.

Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында узган башка ярышларда да район командасы сынатмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев