30 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әлкилеләр, бергәләп күңел ачыйк
7 гыйнварда Базарлы Матакта районның төп чыршысы янында (кинотеатр каршында) Раштуа бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары була. Биредә саф һавада кайнар чәй һәм коймак белән сыйларлар, балалар атта йөреп күңел ачар, төрле уеннар, бәйгеләр оештырылыр.
-
Әлки районында иң ямьле чыршы – үзәк хастаханәдә
Районда иң матур бизәлгән чыршы бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Оешма-предприятиеләр арасында беренче урын Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә бирелде. Икенче урында - Пенсия фонды идарәсе, өченче - балалар иҗат йорты чыршысы. Авыл җирлекләре арасында Каргада бизәлгән чыршыга тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарда - Түбән Әлки һәм Кората авыл җирлекләре. Җиңүчеләргә...
-
Әлки районында якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде
Якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде. Иртән эшкә барырга дип өйләреннән чыгучыларга кулларына көрәк алып юл ачарга туры килде. Урам юлларында карга чумган машиналар да күп очрый бу көннәрдә. Дөрес, зур юлларны "Алексевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы эшчеләре даими чистартып тора. Алар тәүлек әйләнәсе...
-
Әлкилеләр гаиләләрендә опекага һәм тәрбиягә алынган 190 бала үсә
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хәбәр итә: хәзерге вакытта әти-әнисез калган, алар назыннан мәхрүм булган 190 бала башка гаиләләрдә сыену тапты. Аларның 131 ен әлкилеләр тәрбиягә алган, 59 ы якын туганнарында үсә. Кызганыч, әмма быел суд карары белән 11 ата-ананың балаларына хокуклары чикләнгән. Әмма балаларга сыену урыны табылган...
-
Әлки районы С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеена бер елда 1 мең экспонат кергән
Оешуына 10 ел тулуны билгеләп үткән С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеена ел дәвамында 1 меңнән артык экспонат кергән. Хәзер аларның гомуми саны 10 меңнән артып киткән. Билгеле, аларның барысы да музейга килүчеләр хозурына куелмаган, чөнки тарихи әһәмияте, бәһасе төрлесенең төрле бит. Музейның эшчәнлеге республика күләмендә үткән конкурста уңай бәяләнеп,...