Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде

Якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде. Иртән эшкә барырга дип өйләреннән чыгучыларга кулларына көрәк алып юл ачарга туры килде. Урам юлларында карга чумган машиналар да күп очрый бу көннәрдә. Дөрес, зур юлларны "Алексевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы эшчеләре даими чистартып тора. Алар тәүлек әйләнәсе...

Якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде. Иртән эшкә барырга дип өйләреннән чыгучыларга кулларына көрәк алып юл ачарга туры килде.

Урам юлларында карга чумган машиналар да күп очрый бу көннәрдә. Дөрес, зур юлларны "Алексевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы эшчеләре даими чистартып тора. Алар тәүлек әйләнәсе эшли, дияргә була. Участок җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин болай ди:

-Метеорологлар кисәтүен ишетеп, көннәр бозыласын исәпкә алган, әзерлек чараларын күргән идек. 28 декабрь төнендә 21, дүшәмбе иртәсендә 23 берәмлек техника район юлларын чистартуда эшләде.

Юлчыларга эш җитәрлек, чөнки алар 310 километр озынлыктагы юлларны карап торалар бит. Бозлануга каршы юлларга тәүлегенә уртача 230-240 тонна тоз-ком катнашмасы сибәләр алар.

Билгеле, мондый шартларда машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк. Әнә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин да шул турыда кисәтә:

-Юлларда бозлавык, кар катламы, шуңа күрә машина йөртүчеләрдән зур игътибар сорала. Гомумән, бик кирәкми икән, ерак юлга чыкмый торыгыз. Рөхсәт ителгән тизлекне арттырмыйча, каршы юл полосасына чакмыйча хәрәкәт итегез. Үзегезнең, башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз.

Район үзәге, авыллар урамнары төрле җирдә төрлечә чистартыла. Базарлы Матакта моны берничә тапкыр эшләделәр инде. Әмма кайбер авыллардан зарланып шылтыратучылар бар.

Авылыгыз урамнарын кардан чистарталармы? Бу турыда безнең alki-rt.ru сайтка хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев