31 март 2015 яңалыклары
-
Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр
Мартның соңгы көннәренең берсендә Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр. Иртәдән авыл өстенә җыр-моң һәм тәмле коймак исе таралган. Клуб каршына өстәлләр куеп табын әзерләнгән. Бәйрәм икәнен сизеп, олысы-кечесе шунда җыелган. Хуш исле боткадан, кайнар коймактан авыз иткән авылдашлар, төрле уеннарда катнашканнар. Ә Нәүрүз гүзәле һәркемне бәйрәм белән...
-
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде. Подписка нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны һәм почта бүлекләрен ачыклап, аларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде. 1 апрельдә 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлана. Димәк, узып баручы беренче ярттыеллыкка нәтиҗәләр ясарга вакыт. Иң яхшы авыл һәм шәһәр почтальоны исемнәренә...
-
31 мартка һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә, 31 мартта, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Татарстан буенча һава температурасы төнге сәгатьләрдә 5-10, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 0 дән алып 5 градуска кадәр җылыта. Казанда шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә 5-7, аязганда 9-11...