Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр

Мартның соңгы көннәренең берсендә Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр. Иртәдән авыл өстенә җыр-моң һәм тәмле коймак исе таралган. Клуб каршына өстәлләр куеп табын әзерләнгән. Бәйрәм икәнен сизеп, олысы-кечесе шунда җыелган. Хуш исле боткадан, кайнар коймактан авыз иткән авылдашлар, төрле уеннарда катнашканнар. Ә Нәүрүз гүзәле һәркемне бәйрәм белән...

Мартның соңгы көннәренең берсендә Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр.

Иртәдән авыл өстенә җыр-моң һәм тәмле коймак исе таралган. Клуб каршына өстәлләр куеп табын әзерләнгән. Бәйрәм икәнен сизеп, олысы-кечесе шунда җыелган. Хуш исле боткадан, кайнар коймактан авыз иткән авылдашлар, төрле уеннарда катнашканнар. Ә Нәүрүз гүзәле һәркемне бәйрәм белән котлап, матур җәйләр, иминлек, тынычлык теләгән. Нәүрүз бәйрәмен клуб хезмәткәрләре Рәмзия Галәветдинова белән Әминә Мисалова оештырган.

Түбән Әлкидә бергәләп бәйрәм итә белүче дус, тату халык яши. Менә ике-өч ел инде хатын-кызларны язгы бәйрәм белән котлап, ир-егетләр концерт куя. Мондый хәл тагын кайда бар? Рифкать Ибрагимов, Ринат Галиуллин, Әүхәт Хәмәтшин, Фәнис Мисалов матур итеп җырлыйлар, Инсаф Сираҗев пародияләр күрсәтә, Марат Хәмәтшин белән Фоат Мисалов оста бии. Егетләр һәркайсы талантлы. Авылдашлары аларның һәр чыгышын ярата, алкышларга күмә. Менә шулай бергәләп бәйрәмнәр оештыралар Түбән Әлки уңганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев