31 август 2014 яңалыклары
-
Никита Зиньковның чираттагы уңышы
Кукмарада каратэ-кекусинкай турнирында катнашып, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Никита Зиньков икенче урынны алды. фото karate.ru сайтыннан
-
Беренче сентябрьгә Яңа Алпарның Гөлсем һәм Рәфкать Яруллиннар йортыннан мәктәпкә 5 бала (!) барачак
Гаиләдә нибары бер-ике, иң күп дигәндә өч бала тәрбияләнгән хәзерге чорда бу искиткеч матур күренеш, билгеле. Чөнки бик күп авылларда аның башлангыч мәктәпләренә дә моның кадәр бала йөрми әле. Бер уйласаң, Яруллиннарның приютлардан тәрбиягә әнә шулай ярты дистә бала: бер малай, дүрт кыз алулары Алпар урта мәктәбе өчен биниһая зур...
-
Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның барлык халкына котлауларын җиткерде
1 сентябрь - Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучыларга, укытучы-тәрбиячеләргә һәм районның барлык халкына котлауларын җиткерде. "Белем көне - барыбызның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, техникум-вузларда укыган елларыбызны хәтердә яңартабыз, укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә алабыз. 1 сентябрь иртәсендә йөзләгән малайлар-кызлар чәчәк бәйләмнәре...