Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Беренче сентябрьгә Яңа Алпарның Гөлсем һәм Рәфкать Яруллиннар йортыннан мәктәпкә 5 бала (!) барачак

Гаиләдә нибары бер-ике, иң күп дигәндә өч бала тәрбияләнгән хәзерге чорда бу искиткеч матур күренеш, билгеле. Чөнки бик күп авылларда аның башлангыч мәктәпләренә дә моның кадәр бала йөрми әле. Бер уйласаң, Яруллиннарның приютлардан тәрбиягә әнә шулай ярты дистә бала: бер малай, дүрт кыз алулары Алпар урта мәктәбе өчен биниһая зур...

Гаиләдә нибары бер-ике, иң күп дигәндә өч бала тәрбияләнгән хәзерге чорда бу искиткеч матур күренеш, билгеле. Чөнки бик күп авылларда аның башлангыч мәктәпләренә дә моның кадәр бала йөрми әле.
Бер уйласаң, Яруллиннарның приютлардан тәрбиягә әнә шулай ярты дистә бала: бер малай, дүрт кыз алулары Алпар урта мәктәбе өчен биниһая зур әһәмияткә ия. Э-эһ, шулай һәр авылда тәрбиягә балалар алсалар, күпме мәктәп оптимизация чалгысыннан киселми сакланыр иде, дип хыялланасы гына кала.
Әйтергә кирәк, пенсиягә чыкканчы Алпарның гына түгел, районның иң алдынгы сыер савучыларыннан берсе булган Гөлсем тормышка чыкканнан бирле кыз бала табу турында хыялланып яши, әмма Ходай аларга өч малай бирә. Ул малайлар хәзер, шөкер, барысы да үз тормышлары белән матур гына яшәп киләләр. Ләкин Гөлсемгә соңрак булса да кыз балалар тәрбияләп карарга Аллаһ насыйп итә.
-Чаллыда яшәүче абыйларга барган саен, янәшәдәге приютта тәрбияләнүче кыз балаларны күреп, шулардан бер-икесен үзебезнеке итәргә кызыга идем. Бу ниятемне балаларны бик яраткан ирем дә хуплагач, теләгебезне район мәгариф бүлегенә җиткердек", - дип сөйли Гөлсем ханым бу хакта сорашкач.
Озак та үтми аларның "заказлары"на өч яшьлек бер бала булуы хакында хәбәр итәләр, тик ул малай икән. Шулай да Кама Тамагының Теньки приютына барып, баланы күргәч, аның үзләренең төпчек уллары Рәмискә нык охшавы мәсьәләне хәл итә дә куя - моннан җиде ел элек Яруллиннар гаиләсендә Казан малае Артур Әхмәтҗанов пәйда була. Икенче елны, ниһаять, кызлы булу хыялы да тормышка аша: Артурны бик әйбәт шартларда зур җаваплылык тоеп тәрбияләүләрен күреп инанган мәгариф бүлеге хезмәткәрләре аларга тагын икешәр бертуган кыз бала алырга булыша. Инде менә хәзер Яруллиннарның 116 квадрат метрлы клуб кадәр иркен йортларында, Артурга өстәп, Чаллының "Асылташ" приютыннан алып кайткан бертуган Диләрә белән Анфиса Сафиналар һәм Яшел Үзән приютыннан Марина белән Карина Володиналар тәрбияләнә.
Өч балалар бүлмәсендә идеаль шартлар. Уку һәм уен бүлмәләре зур, плазма экранлы телевизор, компьютер һәм башка кирәкле әйберләр белән җиһазланган. Өй алдында 5 кубометр су сыйдырышлы бассейн.
Кыскасы, балаларга әйбәт белем алып, сәламәт үсәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, шуңа күрә аларның укулары да матур. Нигездә мәктәпкә йөрүче дүрт бала да 4-5 билгеләренә өлгерә, быел беренче сыйныфка җыенучы Карина да мәктәпкә укый-яза белеп килә. Тугызынчы сыйныфка баручы Диләрә, яхшы билгеләргә укуы өстенә, барлык олимпиадаларда уңышлы катнаша, дип горурлык белән сөенә Гөлсем Максут кызы.
Йортта хезмәткә өйрәтү, киләчәктә мөстәкыйль тормыш алып бару нечкәлекләренә төшендерү алымнары да бик дөрес һәм үтемле кулланыла. Балалар әти-әни, дип өзелеп торып, аларның берәр эшкә, йомышка кушуларын үзләре өчен мактау-хуплау рәвешендә кабул итәләр. Нигездә алар бакчада кайнашалар һәм кош-корт карауда, саклауда булышалар. Ә кош-корт исә би- редә бик күп асрала: 45 каз, 32 үрдәк, 80 тавык кына. Ата-ана өстендә тагын 4 мөгезле эре терлек һәм бәрәннәре белән бергә 15 ләп сарык.
Гомере буе механизатор булып эшләгән Рәфкатьнең күп кенә тагылма механизмнары белән "Беларусь" тракторы, "Лада Приора" машинасы да булгач, гаиләгә тулы җанлы тормыш алып барырга тагын нәрсә кирәк?! Менә шулай гөрләтеп яшәгәнгә күрә аларның картаерга вакытлары да юк, пенсия яшендә булуларына карамастан, күз генә тимәсен, кияү белән килен кебек яшь күренәләр. Алай гынамы, әле тагын тәрбиягә берничә бала алу турында хыялланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев