Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Апак авылында Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. (ФОТО, геройның сугышчан юлы)

Бөек Җиңүнең олы юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Апак авылында истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды. Биредә Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Апаклыларга герой якташларының исемен кайтару һәм истәлеген яңартуда Юхмачы мәктәбенең Андрей Романов җитәкчелегендәге "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы бик нык ярдәм иткән. Мемориаль такта авыл...

Бөек Җиңүнең олы юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Апак авылында истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды. Биредә Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Апаклыларга герой якташларының исемен кайтару һәм истәлеген яңартуда Юхмачы мәктәбенең Андрей Романов җитәкчелегендәге "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы бик нык ярдәм иткән.

Мемориаль такта авыл клубы диварына беркетелгән. Анда өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән Николай Пестоновның сурәте төшерелгән, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән.

Митинг бик дулкынландыргыч һәм истә калырлык итеп оештырылган иде. Анда махсус формаларга киенгән "Йолдыз" клубы егет-кызларының катнашуы һәм мемориаль такта янында шәрәфле каравылда торуы әлеге чарага аеруча бер җитдилек һәм тантаналылык өстәде. Ә түрдә авылның ветеран абый-апалары урын алган.

Юхмачы урта мәктәбендә инде күп еллардан бирле эшләп килүче "Йолдыз" клубының Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның исемен мәңгеләштерү, яу кырында хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклап исемнәрен кайтару, истәлекләрен кадерләп саклау, балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча башкарган эшләре бихисап. Николай Пестонов турындагы мәгълүматларны да җитәкчеләре, укытучы Андрей Романов белән бергә алар эзләп тапкан һәм батыр якташыбызның сугышчан юлын өйрәнгәннәр. Мәгълүм ки, өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүчеләрнең батырлыгы Советлар Союзы Герое каһарманлыгына тиңләнә.

Митингта Андрей Романов Николай Пестоновның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, геройның тормыш юлы белән таныштырды. Батыр якташыбызның Апакта инде туганнары калмаган икән. Ул туып-үскән йорт та бик нык тузган, диделәр.

Мемориаль такта ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова катнашты.

-Николай Пестонов истәлегенә куелган бу мемориаль такта якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары хакында яшьләрнең исенә төшереп торган бер символ булсын иде, -ди Мария Андреевна. -Аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ачылуы да зур мәгънәгә ия. Әлки җиреннән чыккан сугыш каһарманнарын, аларның ил азатлыгы хакына эшләгән батырлыкларын, куйган хезмәтләрен безгә әле берәмтекләп, җентекләп өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

Истәлек тактасын ачу сугыш чоры баласы Касыйм ага Мөрсәлимовка тапшырылды. Укучылар анда тере чәчәкләр куйды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында туган илебезне саклап башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннан тантанада катнашучылар клубка чакырылды. Юхмачы мәктәбе коллективы авыл халкына Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бик матур концерт күрсәтте. Тамашачылар аларның һәр чыгышларын көчле алкышларга күмде. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова батыр якташыбыз Николай Пестоновның исемен туган җирендә мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарган Юхмачы мәктәбе коллективына барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен ирештерде.

Түбәндәрәк Николай Пестоновның сугышчан юлы турында укый аласыз


Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестоновның сугышчан юлы

Пестонов Николай Федорович 1899 елның 19 маенда Апак авылында дөньяга килгән. Рус милләтеннән. 1919 елда авылда беренчеләрдән булып Кызыл Армия сафларына китә. Гражданнар сугышында катнаша, Көнчыгыш фронтта Колчак армиясенә каршы сугыша.

1923 елда ул авылга әйләнеп кайта, мәктәпне тәмамлый, беренчеләрдән булып колхозга керә. Ә берничә елдан Самара шәһәренә күчеп китә. Биредә навигация эшләре техниклары әзерләү мәктәбен тәмамлый, техник-топограф булып эшли.

1942 елның апреленнән Николай Пестонов хәрәкәттәге армия составында фашистларга каршы сугышларда катнаша. Сапер була, 1944 елның язында 57 нче гвардия укчы дивизиясенең 174 нче гвардия укчы полкы сапер взводы командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә.

1944 елның 11-13 маенда Днестр елгасын кичкәндә гвардия сержанты Пестонов саперлар төркеме белән елганың уң як ярындагы подразделениеләргә сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек озатуны бик оста оештыра. Үзенең шәхси үрнәге белән ул сугышчыларны дошман атакаларына каршы торырга рухландыра. 1944 елның 20 май фәрманы белән Николай Пестонов өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның июль азагында гвардия өлкән сержанты Пестонов Польшаның Магнушев шәһәре тирәсендә Висла елгасының сулъяк ярында саперлар төркеме белән инженерлык разведкасы үткәрә. Биредә ул танкларга каршы һәм пехотага каршы бик күп миналарны зарарсызландыра, шул рәвешле полкка елганы кичү мөмкинлеге тудыра. Шул елның 7 сентябрь фәрманы белән якташыбыз икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 14 апрелендә Альт-Тухебанд торак пункты (Германиянең Зелов шәһәреннән 8 чакрым көнчыгыштарак) өчен барган сугышларда өлкән сержан Пестонов җитәкчелегендәге дүрт кешедән торган саперлар төркеме дошман уты астында 630 дан артык минаны зарарсызландыра. Аларның 200 гә якыны - Пестонов исәбендә. 17 апрельдә, взвод командиры яралангач, командылык итүне үз өстенә ала. Берлин шәһәренең Кёпеник районында барган урам сугышларында урамны һәм баррикаданы миналардан арындыра. 30 апрельгә каршы төндә Тельтов каналы аша күпергә разведка ясый һәм танкка каршы 8 минаны зарарсызландыра.

СССР Верховный Советы Президиумының 1946 ел 15 май Указы белән, гитлерчы илбасарларга каршы сугышларда күрсәткән кыюлыгы, куркусызлыгы өчен гвардия өлкән сержанты Пестонов Николай Федорович беренче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Шулай итеп ул Дан орденының тулы кавалеры була.

Якташыбыз шулай ук 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр (шул исәптән "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

1945 елда Николай Пестонов демобилизацияләнә. Ул Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә яши. Тәэминат төркеме җитәкчесе, заводта мастер булып эшли. 1976 елның 7 декабрендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев