18 март 2015 яңалыклары
-
“Куркынычсызлык фаразы” мәгълүмати-пропаганда акциясендә Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша
Республикада үткәрелә торган "Куркынычсызлык фаразы" мәгълүмати-пропаганда акциясендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша. Әлеге акция юлларда аварияләр санын һава шартлары үзгәрешеннән чыгып киметүгә юнәлтелгән. Бу чара кысаларында юл хәрәкәте инспекторлары ДОСААФ җирле оешмасы курсантлары белән очрашып әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин курсантларга төрле явым-төшемнәр, көн белән төн алышынганда күз...
-
Әлки районы юлларын язгы ташуга әзерлиләр
Район аша үтүче автомобиль юлларындагы су торбалары кар һәм боздан чистартылды. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки филиалы эшчеләре 354 су торбасын кардан тулысынча арындырып, ташу сулары тоткарлыксыз агып китәрлек итеп куйдылар.
-
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Әлки районыннан чыккан якташлар очрашуы булып үтте. (ФОТО)
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Әлки районыннан чыккан якташлар очрашуы булып үтте. Заманында ил җитәкчелеге чакыруы буенча районыбызның төрле авылларыннан егетләр һәм кызлар Түбән Кама ГЭСы (1964 ел), КамАЗ (1969 елдан башлап) төзелешләренә киткән. Аларның күбесе үзләре корган шәһәрләрдә төпләнеп калып, хәзер инде дәү әни, дәү әтиләр булып оныкларын...
-
Апак авылында Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. (ФОТО, геройның сугышчан юлы)
Бөек Җиңүнең олы юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Апак авылында истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды. Биредә Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Апаклыларга герой якташларының исемен кайтару һәм истәлеген яңартуда Юхмачы мәктәбенең Андрей Романов җитәкчелегендәге "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы бик нык ярдәм иткән. Мемориаль такта авыл...
-
Салман кебек җиде авылны берләштергән җирлек Әлки районында бердәнбер
Салман кебек җиде авылны берләштергән җирлек районда бердәнбер. Бу җирлеккә караган авылларның һәркайсы үз тормышы, үз мәшәкатьләре һәм проблемалары белән яши. Авылларда үткән җыеннарда сүз башлыча әнә шул хакта барды. Бу җирлек составына кергән Салман, Яңа Салман, Түбән Салман, Анино Салман, Иске Баллыкүл, Хлебодаровка һәм Демидовка авылларныда 281 хуҗалык исәпләнә,...
-
Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек медальләр һәм бүләкләр таратыла
Әхмәт авылында гомер итүче өлкәннәрне мәктәпкә чакырып кунак иткәннәр. Ә килә алмаган әби-бабайларның өйләренә барып котлаганнар. Чуаш Кичүендә 27 сугыш ветераны яши, аларның 7 се генә мәктәптә үткәрелгән тантанада катнаша алган. Килә алмаганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, җирлек башлыгы Нәфисә Закирова, мәктәпләр директорлары бергәләп барып тәбрикләгәннәр, зур-зур...