Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Куркынычсызлык фаразы” мәгълүмати-пропаганда акциясендә Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша

Республикада үткәрелә торган "Куркынычсызлык фаразы" мәгълүмати-пропаганда акциясендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша. Әлеге акция юлларда аварияләр санын һава шартлары үзгәрешеннән чыгып киметүгә юнәлтелгән. Бу чара кысаларында юл хәрәкәте инспекторлары ДОСААФ җирле оешмасы курсантлары белән очрашып әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин курсантларга төрле явым-төшемнәр, көн белән төн алышынганда күз...

Республикада үткәрелә торган "Куркынычсызлык фаразы" мәгълүмати-пропаганда акциясендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша.

Әлеге акция юлларда аварияләр санын һава шартлары үзгәрешеннән чыгып киметүгә юнәлтелгән. Бу чара кысаларында юл хәрәкәте инспекторлары ДОСААФ җирле оешмасы курсантлары белән очрашып әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин курсантларга төрле явым-төшемнәр, көн белән төн алышынганда күз күременең чикле булуы, температура үзгәргәндә үз-үзеңне дөрес тоту, шул исәптән хәрәкәт тизлеген саклау кагыйдәләре хакында сөйләде. ЮХИДИ инспекторлары акция барышында район мәктәпләренә, балалар бакчаларына барып әңгәмәләр үткәрергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев