Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Әлки районыннан чыккан якташлар очрашуы булып үтте. (ФОТО)

Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Әлки районыннан чыккан якташлар очрашуы булып үтте. Заманында ил җитәкчелеге чакыруы буенча районыбызның төрле авылларыннан егетләр һәм кызлар Түбән Кама ГЭСы (1964 ел), КамАЗ (1969 елдан башлап) төзелешләренә киткән. Аларның күбесе үзләре корган шәһәрләрдә төпләнеп калып, хәзер инде дәү әни, дәү әтиләр булып оныкларын...

Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Әлки районыннан чыккан якташлар очрашуы булып үтте.
Заманында ил җитәкчелеге чакыруы буенча районыбызның төрле авылларыннан егетләр һәм кызлар Түбән Кама ГЭСы (1964 ел), КамАЗ (1969 елдан башлап) төзелешләренә киткән.
Аларның күбесе үзләре корган шәһәрләрдә төпләнеп калып, хәзер инде дәү әни, дәү әтиләр булып оныкларын тәрбияләп, матур гына яшәп яталар. Очрашуга мәдәният йортын тутырып әнә шул якташларыбыз җыелган иде. Бирегә Яр Чаллыдан гына түгел, Алабуга, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән дә килүчеләр байтак булды. Дулкынландыргыч очрашу һәм концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды.
-Хөрмәтле дуслар, туганнар! Бүген безнең Чаллы шәһәрендә нәсел тамырлары иң ерак районнарның берсе Әлкидән булган якташлар очрашуы. Әйе, тормыш елгасы ул тиз ага. Менә сезнең бу якларга килеп төпләнүегезгә биш дистәгә якын вакыт узган. Күпләрегез инде лаеклы ялда. Әмма туган туфрагыбыздан кош балалары сыман төрле якларга таралышсак та, кай яклардан икәнебезне онытмыйк, буыннар җепләрен өзмичә яшик. Бу җирдә үз эзебезне калдырырга тырышыйк, - диде ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.
Бу кичәнең истәлекле мизгелләре шактый булды. Менә очрашуны алып баручы районыбыз авылларын атый һәм залда утыручы якташларыбызның урыннарыннан күтәрелүен, ә тамашачыларның аларны алкышлавын сорый. Әлкинең барлык авыллары атап үтелде. Аеруча Чаллы, Салман, Карамалы, Әнҗерә, Чуаш Кичүеннән күп иде якташларыбыз.
КамАЗ төзелеше Әлкидә туып-үскәннәрнең бик күбесен заманында Чаллыга тартып китергән шул. Араларында кемнәр генә юк: мәгариф, медицина, төзелеш тармакларында эшләүчеләр, гади хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр. Бүгенге чарада сәхнәгә чакырып ветераннарны да хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Иске Камкадан Рафикъ һәм Рәйсә Сәгъдиевлар, Яңа Әнҗерәдән Рәшит Вәлиев, Китәнчедән Әхәт Ганиев, Кошкидан Ринат Вафин, Хузангайдан Николай Александров, Яңа Салманнан Раяз Хәнәфиев - барысы да безнекеләр, шәһәрнең үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр. Алар туган яклары хакында сагыну хисләре белән сөйләделәр, күп истәлекләрен яңарттылар.
Якташлар оештырган бу чарада районыбыздан да зур делегация - җитәкчеләр, үзешчән сәнгать вәкилләре катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова барлык райондашлар исеменнән чаллылыларга кайнар сәламнәрен юллады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Үзешчәннәребез Ринас Шиһапов, Ленар Гыймаев, Рифат Садыйков, Людмила Емельшина, "Сөмбелә" дуэты, "Әлки мишәрләре" фольклор ансамбле моңлы итеп җырлаулары, өздереп биюләре белән залда утыручы тамашачыларның күңелләренә якты мизгелләр өстәделәр. Җаннарны сафландыра, күңелләрне баета торган очрашу булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев