Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Маткның кайсы урамнарында юллар яхшырыр

"Безне, Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүчеләрне, 40 ел дәвамында бер сорау борчый: кайчан юл булыр? Ел әйләнәсе урамыбызда кешеләргә дә, машиналарга да йөрү бик авыр. Илсөяр Рәмиева" "Без район үзәгенең Тимирязев урамында яшибез. Барыбызда да кечкенә балалар. Кышын юлны ачалар әле, ә язын һәм көзен юлсызлыктан, пычрактан интегәбез. Урамыбызга кайчан...

"Безне, Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүчеләрне, 40 ел дәвамында бер сорау борчый: кайчан юл булыр? Ел әйләнәсе урамыбызда кешеләргә дә, машиналарга да йөрү бик авыр. Илсөяр Рәмиева"

"Без район үзәгенең Тимирязев урамында яшибез. Барыбызда да кечкенә балалар. Кышын юлны ачалар әле, ә язын һәм көзен юлсызлыктан, пычрактан интегәбез. Урамыбызга кайчан әйбәт юл салыныр икән?"

Газета укучыларыбызның әлеге сорауларына җавап алу өчен "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Аңардан мондый җавап алынды:

"Базарлы Матак урамнарын асфальтлау, каты түшәмәле юллар салу исемлеге берничә тапкыр үзгәртелде. Башта район үзәге юлларын төзекләндерүгә билгеле бер күләмдә акча планлаштырылган иде. Аннан ул шактый киметелде. Әлегә без Базарлы Матактагы Җиңүнең 40 еллыгы (1 километр 300 метр) һәм Яшьләр (ярты километр) урамнарын тулысы белән асфальтлауны планлаштырабыз. Урман урамына 400 метр арага вак ташлы-комлы катнашма (ЩПС) җәячәкбез. Шәйдуллин, Фрунзе, Гафиятуллин, Пролетар урамнары асфальтланыр дип көтелә. Ирек Сөләйманов урамының бер өлешенә асфальт салып, бер өлешенә ЩПС җәю күздә тотыла. Исхаков урамына да вак ташлы-комлы катнашма түшәү планда бар. Дөрес, эш барышында төрле сәбәпләр белән әлеге планга бераз үзгәрешләр дә керергә мөмкин.

Моннан тыш, район үзәгендәге Вахитов урамы спорт мәйданчыгын, ашыгыч ярдәм күрсәтү бинасы тирәсен асфальтлау планга кертелгән. Әлеге эшләрнең кайберләренә былтыр ук керештек.

Без беренче төзегән планга Дуслык урамына да ЩПС җәюне керткән идек. Әмма, акча җитмәү сәбәпле, әлеге урам юлын төзекләндерү киләсе елга күчерелде. Шулай ук Тимирязев урамына да яхшы юл алдагы елларда эшләнер".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев