Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хузангай” кукуруз урагын төгәлләү алдында

Районыбыз хуҗалыкларында бөртеккә үстерелгән кукуруз урагы тулы куәткә дәвам итә. Соңгы урак өчен табигать шартлары да кулай тора. Комбайнчылар үстерелгән уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 мең 874 гектарда кукуруз урдырылган, 16,3 мең тонна бөртек суктырылган. Кукурузның гектардан уртача чыгышы район буенча 42...

Районыбыз хуҗалыкларында бөртеккә үстерелгән кукуруз урагы тулы куәткә дәвам итә.

Соңгы урак өчен табигать шартлары да кулай тора. Комбайнчылар үстерелгән уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар.

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 мең 874 гектарда кукуруз урдырылган, 16,3 мең тонна бөртек суктырылган. Кукурузның гектардан уртача чыгышы район буенча 42 центнер тәшкил итә. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары бөртекне Базарлы Матак элеваторына, ә "Хузангай" кооперативы үзләренең әле яңа гына сафка баскан ашлык киптерү комплексына озаталар.

-Җәйнең коры килүе кукуруз уңышына тәэсир итми калмады шул,-ди "Хузангай" ның баш агрономы Юрий Льдинов. -Вакытында яңгырлар яуса, һәр гектардан 41 түгел, 110 центнерга кадәр уңыш алып булыр иде.

Хузангайлыларның кукурузны бөртек өчен быел беренче мәртәбә игүләре. Аны урырга быел биредә ике "Торум" комбайны сатып алдылар. Үзебезнең илдә җитештерелгән әлеге яңа техниканы ышанычлы кулларга - комбайнчылар Артем Зиньковка, Сергей Ермолаевка, Рәфис Нотфуллинга, Ришат Хәйретдиновка тапшырганнар. Басуда эш ике сменада оештырылган.

Кукуруз кырында без комбайнчылар Артем Зиньков, Рәфис Нотфуллин белән очраштык.

-Һава торышы гына бозылып китмәсен. Көннәр коры, аяз торса, атна-ун көндә уракны төгәллибез дә,-ди егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев