Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ылыслы кунак, түргә уз!

"Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә!" Гади генә, һәммәбезгә таныш җыр инде, югыйсә. Әмма шушы юлларны көйгә салып кабатла әле, шундук тирә-якка әйтерсең сихри музыка тарала, бөтен җирдә дә җем-җем утлар кабына, сөенечтән йөзләре балкыган дуслар, туганнарның бер-берсенә аталган матур теләкләре ишетелә башлый. Нилектәнме? Чөнки менә дүрт йөз елдан артык...

"Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә!" Гади генә, һәммәбезгә таныш җыр инде, югыйсә. Әмма шушы юлларны көйгә салып кабатла әле, шундук тирә-якка әйтерсең сихри музыка тарала, бөтен җирдә дә җем-җем утлар кабына, сөенечтән йөзләре балкыган дуслар, туганнарның бер-берсенә аталган матур теләкләре ишетелә башлый. Нилектәнме? Чөнки менә дүрт йөз елдан артык инде яшел чыршы, нарат елның иң күңелле бәйрәме Яңа елның иң күркәм символы
Яңа 18 нче гасырны бәйрәм итеп каршылаячакбыз, дигән фәрман биргән Россия патшасы Петр Беренче өйләрне чыршы, наратның яшел ботаклары белән бизәргә кушарга да онытмаган.
Бөтен җирне кар баскан салкын декабрьдә чәчәкләр булмагач, ел әйләнәсе яшел ылыслы агачларны куллансаң гына инде. Тора-бара патша фәрманы Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз бизәге Бәйрәм Чыршысын өй түренә кертеп бизәү гадәтенә әйләнгән.
Яңа 2015 елны каршыларга ике атна вакыт калды. Базарлы Матакның үзәгендәге гадәтләнгән урынга районның Баш чыршысын бастырып куйдылар. Эшчеләрнең моңа атнадан артык вакыты китте. Хәзер кич җитүгә Чыршыда аллы-гөлле утлар гөлт итеп кабына да, тирә-якка бәйрәм рухы тарала. Дөрес, көндез Чыршыбызның бәйрәм "киеме" алай ук матур түгел: аңа ялтыравык шарлар, җем-җем итеп торучы кар бөртекләре, уенчыклар, тирә-ягына кар-боздан эшләнгән сыннар җитешми. Чыршы ботакларына уенчыклар да эленсә, бигрәк күркәм булыр, Әлки районы Чыршысы да республикада игълан ителгән бәйгедә катнаша алыр иде. Әле соң түгел бит, Чыршыбызны көндез дә матур итәргә вакыт бар.
Район үзәгендәге оешмалар да бәйрәм кәефе булдыруга үз өлешләрен кертеп, биналары каршына Чыршылар бизәп бастырдылар. Елдагыча иң купшы чыршыларның берсе район хастаханәсе йортында. Дөресрәге, биредә бер генә түгел, һәр бүлекчә каршында ялт-йолт итеп чыршылар утыра. Мөгаен, дәва алучы авыруларның күңелләрен күтәреп, хәлләрен җиңеләйтеп җибәрәдер алар.
Карап йөрдек әле: матур чыршылар Пенсия фонды идарәсе, электр элемтәсе узелы, казначылык бинасы, мәктәп һәм гимназия, янгын часте, яңа эчке эшләр бүлеге бинасы һәм тагын кайбер учреждение-оешмалар каршында бар инде. Дөрес, кар аз булгач, Кыш бабай, Кар кызы, куян-аюлар сыннарын ясаучылар юк әле. Әмма бәйрәмгә чаклы вакыт җитәрлек, бизәлгән чыршылар да күбәер, оста куллы райондашлар кар сыннарын да ясап куярга өлгерер. Чөнки районда иң матур Яңа ел чыршысына конкурс игълан ителде бит. Я, кемнең чыршысы иң матуры?
Чыршы бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү өчен нинди таләпләрне үтәү зарур?
Районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Радис Инсапов искәртә:
-Бәйрәм чараларын үткәргәндә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен учреждение җитәкчесе җаваплы. Чара башланыр алдыннан җитәкче барлык бүлмәләрнең, эвакуация юлларының янгын хәвефсезлеге таләпләренә туры килүен тикшереп чыгарга, янгын сүндерү җайланмаларының, элемтәнең һәм янгын автоматикасының төзеклегенә инанырга тиеш.
Балалар белән чыршы бәйрәме уздырганда дежур укытучы, сыйныф җитәкчеләре яисә тәрбиячеләрнең даими төстә шунда булуы мәслихәт. Алар янгын хәвефсезлеге чаралары һәм ут чыккан очракта балаларны эвакуацияләү тәртибе хакында инструкция үткән булырга тиеш. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелүче биналарда ким дигәндә ике эвакуация юлы булсын.
Чыршы ныклы нигезгә (махсус урын, сулы кисмәк) урнаштырылырга тиеш. Ул бүлмәдән чыгарга да комачауламасын. Чыршы ботаклары стеналардан һәм түшәмнән ким дигәндә бер метр ераклыкта булсын.
Гирляндалардагы лампочкалар 25 Вт дан көчлерәк булырга тиеш түгел. Аларны туендыручы электрүткәргечләрнең исә сыгылмалы, бакыр җепселле булуы зарур. Үткәргечләрнең изоляциясе төзек булуы бик мөһим.
Чыршыны бизәгәндә целлулоидлы, тиз кабынып китүчән уенчыклар, шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар кулланырга ярамый. Марля һәм мамык куллансагыз, аларга һичшиксез утка каршы эремә сеңдерелгән булсын. Бәйрәм үткәрелә торган бүлмәнең тәрәзәләре тимер рәшәткәле булмасын. Балаларны тиз янып китүчән материалдан эшләнгән костюмнарга киендерергә дә ярамый. Бина эчендә дугалы прожекторлар, шәмнәр һәм хлопушкалар кулланмагыз, фейерверклар һәм ут чыгу куркынычы булган бүтән эффектлар файдаланмагыз.
Залда рәт араларын тарайту, өстәмә урындыклар, креслолар урнаштыру, тамаша яисә спектакль вакытында утны тулысынча сүндерү, бинага тиешледән күбрәк санда кешеләр кертү шулай ук рөхсәт ителми.
Бәйрәм вакытында бинада ут чыга калса, беренче чиратта балаларны эвакуацияләү һәм коткару чарасын күрергә кирәк.
Янгын турында кичекмәстән 112, 01, 2-01-01 телефоннары буенча хәбәр итү зарур.
Бәйрәм чыршысын каян алырга?
Марат Кыямов, "Әлки урман" дәүләт
учреждениесе директоры:
-Бүгеннән башлап чыршы-наратларны сатуга чыгарабыз. Җомга көннәрне иртәдән базарда, башка көннәрдә Базарлы Матак үзәгендә төштән соң Яңа ел агачларын сатачакбыз. Чыршы-наратларны махсус билгеләнгән участоклардан кисеп әзерлибез. Озынлыклары 1 метрдан, бәяләре 150 сумнан башлап булачак. Теләгән һәркемгә җитәчәк агачлар.
Безнең чыршылар һәр өйгә бәйрәм кәефе алып килсен, Яңа ел имин һәм күңелле узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев