Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "Төзүче - иң күптәнге һәм иң тыныч (мирная) һөнәр иясе. Теләсә кайсы җәмгыятьтә бу профессия кешеләренә ихтыяҗ бик зур, Торак йортлар, социаль-мәдәни һәм производство объектлары корып, сез кешеләр өчен бик күп уңайлыклар тудырасыз. Хезмәтегез җиңелләрдән булмаса да,...

Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.

"Төзүче - иң күптәнге һәм иң тыныч (мирная) һөнәр иясе. Теләсә кайсы җәмгыятьтә бу профессия кешеләренә ихтыяҗ бик зур, Торак йортлар, социаль-мәдәни һәм производство объектлары корып, сез кешеләр өчен бик күп уңайлыклар тудырасыз. Хезмәтегез җиңелләрдән булмаса да, еш кына шактый катлаулы шартларда эшләргә туры килсә дә, сез аны җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарырга омтыласыз.

Районыбызның барлык төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйм. Мактауга һәм зурлауга лаек хезмәтегезне һәрчак шулай күңел биреп башкарып, кешеләрне сөендерсәгез иде. Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, муллык, эшегездә уңышлар телим", дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев