11 август 2017 яңалыклары
-
Әлки районында бүген 40 ка якын объектта төзелеш һәм ремонт эшләре башкарыла
"Строитель и К" җәмгыяте бу көннәрдә Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 10 өй төзү белән мәшгуль. Инде алты өйнең стеналары күтәрелгән. Калганнарының да нигезләре салынган, стеналарын төзүгә керешкәннәр. Быел да районда 40 ка якын объектта төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла. Аларның кайберләре инде файдалануга да тапшырылды. Әйтик, Иске Камкада 50 урынга исәпләнгән...
-
Әлки районы газетасы игълан иткән “Чәчәкле бакча” бәйгесе җиңүчесе планшетка ия булачак
Газетабыз сайтында "Чәчәкле бакча" бәйгесе игълан ителде. Анда катнашу өчен үзегезнең чәчкәгә күмелгән ямьле бакча күренешләрен фотога төшереп редакциягә юллагыз. Фотоларны электрон почтабызга (alkred1604@mail.ru) җибәрергә дә була. Шулай ук дәвамлылыгы бер минуттан артмаган видеоязмалар да кабул итәбез. Бу бәйгедә дә җиңүчеләрне, тавыш биреп, сез үзегез билгеләячәксез. Халык хәзер матур яшәргә...
-
Әлки районының Югары Әлки авылы клубында “Чәй бәйрәме” үткәрделәр
Безнең Югары Әлки клубында нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми. Нәүрүз бәйрәме, авыл көне, авыз ачтыру мәҗлесе дисеңме… Әле шушы арада клубта бик күңелле "Чәй бәйрәме" булды. Анда авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге апалары, әбиләр килде. Башта кайнар комак белән тәмләп чәй эчтек, аннан соң китапханәче Венера Сираҗева чәй турында бик...
-
Әлки районының Югары Әлки авылы клубында “Чәй бәйрәме” үткәрделәр
Безнең Югары Әлки клубында нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми. Нәүрүз бәйрәме, авыл көне, авыз ачтыру мәҗлесе дисеңме… Әле шушы арада клубта бик күңелле "Чәй бәйрәме" булды. Анда авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге апалары, әбиләр килде. Башта кайнар комак белән тәмләп чәй эчтек, аннан соң китапханәче Венера Сираҗева чәй турында бик...
-
Әлки районы башлыгы төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "Төзүче - иң күптәнге һәм иң тыныч (мирная) һөнәр иясе. Теләсә кайсы җәмгыятьтә бу профессия кешеләренә ихтыяҗ бик зур, Торак йортлар, социаль-мәдәни һәм производство объектлары корып, сез кешеләр өчен бик күп уңайлыклар тудырасыз. Хезмәтегез җиңелләрдән булмаса да,...
-
Әлки районында исереп рульгә утыручылар күбәйгән
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында өч исерек йөртүчене тоткарлаган. Алкоголь кулланып рульгә утыручыларга карата җәза чаралары шактый кырысланды. Бу нәтиҗәсез калмады: күпләр, аз гына махмыр булса да, транспорт белән идарә итәргә җөрьәт итмиләр. Эчкән килеш ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүчеләр дә кимегән иде. Ә менә узган атнада, зур бәйрәмнәр булмаса да,...
-
Әлки районында 100 мең сумлык Президент премиясенә 15 комбайнчы дәгъва кыла
Республикада быел уракта катнашкан иң алдынгы 200 комбайнчы 100 әр мең сумлык премиягә ия булачак. Бу бүләкне суктыруда эшләүче 150 һәм игеннәрне теземнәргә салучы 50 комбайнчыга бирү күздә тотыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә иң зур күрсәткечләргә ирешеп эшләүче игенчеләребез исемлеге даими төзелә. Аннан ул исемлек Татарстан Авыл хуҗалыгы...
-
В Татарстане многодетные семьи празднуют новоселье
В Алькеевском районе республики, в деревне Нижние Салманы, состоялась церемония вручения ключей от нового благоустроенного дома семье Мазитовых, в которой воспитываются 8 детей. Корреспонденты ИА «Татар-информ» сообщают, что аналогичное мероприятие прошло на днях и в деревне Татарское Шапкино того же района. Там обладателями нового дома стала семья Лаврентьевых. Всего с...
-
Әлки районының Чуаш Кичүе мәктәбе 100 еллык юбилеен үткәрде
Чуаш Кичүе мәктәбенә - 100 яшь. Якын һәм ерак араларны үтеп күпме кунак кайткан үзенә. Әнә кыңгырау чыңлый - димәк, юбилейга багышланган тантана башлана. Без, аның элекке укучылары һәм ветеран укытучылар бер якта урын алдык. Ә каршыбызда - мәктәпнең бүгенге педагоглары һәм укучылары. 1917 елда беренче укучыларын кабул иткән, бер...
-
Әлки районында “Лада” туктап торган машинаны бәрдергән
Алексеевск-Югары Колок трассасының 54 нче километрында туктап торган "Мазда" автомобиленә 14 нче модельле "Лада" килеп бәрелә. "Мазда" белән идарә итүче Самара кешесе, салондагы хатыны үзен начар хис иткәч, машинасын юл читендә туктаткан. Шулчак автомобильнең артына "Лада" "килеп керә". Авариядә кешеләр зыян күрми, ә менә машиналар шактый яньчелгән.
-
Әлки районында 10 мең тоннадан артык бөртек суктырып алынды
Районда 10 мең тоннадан артык бөртек суктырып алынды. Шуның яртысы "Хузангай" җәмгыятенә туры килә. Бүген "Хузангай"да суктыруда 26 комбайн эшли. Шулкадәр үк комбайн "Кызыл Шәрык-Агро" филиалларында бөртек суктыра. Кыр кораблары башлыча уҗым бодае басуларында эшлиләр. Быел игеннәр бик уңды. Бодайның һәр гектарыннан 40,3 центнер уңыш чыгып килә. Аны көзеннән 19...